Иске Салман төп гомуми белем мәктәбенең “Табигать дуслары” командасы “Татарстан-яңа гасыр” телеканалы үткәрә торган “Тамчы-шоу” конкурсында җиңеп кайтты. Әлфинә Насыйбуллина, Рәйнә һәм Ләйлә Әхмәтшиналар Яшел Үзән районы Акъегет мәктәбеннән килгән команданы 37:32 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Безнең кызлар туган телебезне, аның кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр, көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмадылар.
“Табигать дуслары”н бәйгегә мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлфия Насыйбуллина әзерләде.