Базарлы Матак урта мәктәбе коллективының Балалар иҗат йортында күрсәткән концерты зур уңыш белән узды. Чуаш Борнае авыл җирлеге сәнгать осталары Иске Матакта, Иске Кората үзешчәннәре – Югары Кәчидә, Иске Матак – Иске Тахталада, Кошки талантлары – Борискинода, искекамкалылар – Алпарда, чиябашлылар Югары Әлморзада зур концертлар белән чыгыш ясадылар.
Бу атнада Югары Колчурино җирлеге сәнгать осталары Кошки халкын тамаша белән сөендерергә уйлый (18 февраль). 19 февральдә Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы – Балалар иҗат йортында, 20 февральдә апаклылар Түбән Кәчидә чыгыш ясаячак.