22 февральдә Базарлы Матак үзәгендә ярминкә үткәреләчәк

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Ярминкәдә терлек һәм кош-корт ите, ит эшләнмәләре, сөт ризыклары сатылачак. Шулай ук терлек азыгы, бөртек, ак он, көрпә оны, ярмалар, пычкы материаллары, утын сату оештырылыр дип көтелә.

Билгеле инде, Майчабуны кайнар коймактан башка күз алдына да китереп булмый. Ярминкәдә коймагы да, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары да булачак. Кирәкле товарларыгызны алырга, саф һавада рәхәтләнеп ял итәргә ярминкәгә килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International