Ветеринария хезмәткәрләре халыктагы йорт хайваннарын алдан төзелгән килешү нигезендә карый-дәвалаячак

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Мөгезле эре терлеккә, атларга, сарык һәм кәҗәләргә ветеринарлар ел дәвамында кирәкле диагностик караулар, төрле чирләргә каршы вакцина һәм эшкәртүләр үткәрәчәк. Әлеге эшләр терлек хуҗасы белән ветеринария службасы арасында бер елга төзелгән  килешү нигезендә башкарыла. Ветеринария хезмәте килешүендә  һәр терлек өчен аерым түләү каралган. Килешүләрне ветеринария белгечләре авылларда йорттан-йортка йөреп төзиячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International