–Халык файдаланган су өчен акчаны районның бердәм исәп-хисап үзәгенә (ЕРЦ) түли. Безнең коллектив эшчеләре исә су белән тәэмин итүдәге өзеклекләрне, ватылуларны төзәтү белән шөгыльләнә,–ди Искәндәр Сафин. –Аварияләргә, ватылу урыннарына без авыл җирлекләре җитәкчелегеннән килгән заявкалар нигезендә чыгабыз. Шул башкарылган эшкә карап ЕРЦ дан безгә акча күчерелә. Ә Түбән Әлкинең Тынычлык урамында халыкның сусыз утыруы хакында әлеге җирлек җитәкчеләреннән безгә заявка кергәне юк. Бу җирлек башлыгы безнең белән эшләүдән элек тә баш тартты. Дөрес, авыл җирлеге башкарма комитеты үз территориясендәге әлеге эшләрне башка оешмалар ярдәме белән башкарып, ягъни төзексезлекләрне ремонтлатып, ЕРЦ аша аларга акча түләтә ала. Тик урындагы җитәкчеләр нигә шул вакыттан бирле халыкны сусыз тилмертә–аңлашылмый.
РЕДАКЦИЯДӘН. Әлеге җаваплардан аңлашылганча, су белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан очракта аны төзәттерү хәстәрен иң элек авыл җирлеге җитәкчелеге күрә. Түбән Әлки авыл җирлеге җитәкчесенә дә хатта тасвирланган төзексезлекне бетерү буенча берәр оешмага заявка юллау зарур.
Районда халыкны су белән тәэмин итүне җайга салу нигездә "Әлки коммуналь челтәрләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә йөкләнә. Әлеге предприятиенең төрле ватылуларны кыска арада төзекләндерү өчен махсус техникасы, запас материаллары бар.