Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Отдел опеки и попечительства Исполнительного комитета Алькеевского муниципального района
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Юхмачыда балалар күп, бакчада хәтта урын җитми
2015 елның 20 феврале, җомга
Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рамис Сәлаховның утырышта ясаган чыгышында түбәндәге саннар бәян ителде. Җирлек составына кергән Юхмачы, Югары Әлморза һәм Түбән Әлморза авылларында 1468 кеше яши. Шуның 862 се Юхмачыда. Җирлектә хезмәткә яраклы 710 кеше исәпләнә. Шулкадәр халык эш белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән соң? Бюджет учреждениеләрендә 110 кеше үзенә хезмәт урыны тапкан, 63 кеше "Кызыл Шәрык-Агро"да хезмәт куя, 226 кеше төрле оешма-предприятиеләрдә эшли. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр һәм аларда хезмәт куючылар кырыкка якын. 22 кеше исә вахта ысулы буенча йөреп эшли. Шулай итеп, эшсезләр саны утыздан аз гына арта.
Җирлектә былтыр 11 бала туган, 25 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Биредә 168 укучы мәктәптә белем ала, мәктәпкәчә яшьтәге 56 бала исәпләнә. Юхмачы балалар бакчасында 30 сабый тәрбияләнә. Бу бакчага ремонт һәм бинаны зурайту зарур. Авылда берничә сабый, бакчада урын җитмәү сәбәпле, өйдә утырырга мәҗбүр. Бу җирлектә 6 бала тәрбиягә алынган, 4 сабый опекун гаиләләрендә тәрбияләнә.
Авылларда сыер асраучылар аз. Әйтик, Юхмачыда нибары 25 сыер исәпләнә. Түбән Әлморзада да 20 генә. Ә менә Югары Әлморза халкы сөтбикәләреннән аерылырга җыенмый әле. Бүген бу авылда 78 баш сыер исәпләнә. Халык биредә сөтне бер-береннән алырга гадәтләнгән. Шулай ук эшкәртүчеләргә тапшырып күп керем алучылар да байтак. Әйтик, Гөлфәридә Хәмидуллина гаиләсе былтыр өч сыер асрап 12 тоннадан артык сөт тапшырган. Рәмзия Җиһаншина, Гамилә Әхмәтвәлиева, Илдар Гатыйпов шәхси хуҗалыкларыннан узган ел 8-9 ар тонна продукция сатканнар. Күп сыер асраучы өч гаиләгә бушлай савым аппаратлары тапшырылган.
Су белән тәэмин итү буенча Югары Әлморза иң проблемалы авыл. Биредә суүткәргечләр нык тузган. Аларга реконструкция ясау өчен проект-смета документациясе эшләнгән инде. Хәзер аларны ясаган өчен акчасын түләп бетереп, "Чиста су" республика программасына керергә ниятлиләр. Шулай ук Түбән Әлморзада су башнясын чистартып, ремонтлап куюны күздә тоталар.
Авыл җирлеге башлыгы Рамис Сәлахов әйтүенә караганда, урамнарны яктырту эше зур күләмдә башкарылган. Әйтик, Юхмачы урамнарында 115 лампа яна. Югары һәм Түбән Әлморзада 53 һәм 42 лампа куелган. Быел да һәр өч авылда бу эшне дәвам иттерергә уйлыйлар.
Югары Әлморза һәм Юхмачы авылларында узган утырышларда яңгыраган кайбер сораулар:
Сорау.
Югары Әлморза клубы салкын, шыксыз, түбәсеннән су үтә. Ремонтка акча бирелә дип ышандырган идегез, булмады.
Җавап (Фәнис Камалов, район советы аппараты җитәкчесе). Без сезнең клубны ремонтлауны бер программага керткән идек. Ремонтка биреләсе акча күләме дә билгеләнгән иде. Әмма соңгы стадиядә ул программадан төшеп калды. Алга таба без янә бу эшкә керешеп карарбыз әле.
Сорау
. Авыл өстеннән ашлама сибүче самолетлар оча. Умартага, кош-кортларга зыян булыр дип куркабыз.
Җавап (Фәргать Касаев, "Юхмачы" отряды агрономы).
Ашлама сибүче очкычлар авылга 500 метрдан якынрак килергә тиеш түгел. Бу эш башлангач аңа җитди контроль булдырырбыз.
Сорау.
Юхмачы участок хастаханәсендә ярты ел инде лаборант юк. Бу мәсьәлә кайчан хәл ителер икән?
Җавап (Җәүдәт Зәкиуллин, Юхмачы участок хастаханәсе баш табибы).
Лаборантыбыз авырый. Эшкә чыга алмаса, аңа алмаш эзләрбез.
Сорау.
Кайбер өйләргә СИП белән электр үткәрелми калды. Җил булганда ут сүнгәли. Нишләргә?
Җавап (Тәлгать Сафин, район электр челтәрләре җитәкчесе).
Барлык өйләргә дә СИП үткәргечләрен тоташтырып чыгачакбыз.
Сорау.
Юхмачыда даруханә ябыла дип ишеттек, дөресме?
Җавап (Җәүдәт Зәкиуллин).
Даруханә ябылмый, шул ук бинаның икенче катыннан беренчегә күчерелә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2025 ел
23.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
23.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Венера Сәйдетдин кызы Гайнетдинова «киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә «Хезмәт»III Бөтенроссия муниципаль Премиясендә катнашуга гариза биргән.
Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Венера Сәйдетдин кызы Гайнетдинова «киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә «Хезмәт»III Бөтенроссия муниципаль Премиясендә катнашуга гариза биргән.
21
декабрь, 2025 ел
Россия Эчке эшләр министрлыгының «Полицейский Кыш Бабай»Бөтенроссия акциясе старт алды
Россия Эчке эшләр министрлыгының «Полицейский Кыш Бабай»Бөтенроссия акциясе старт алды
Яңа елны бергә каршыларга әзерләнәбез!
Яңа елны бергә каршыларга әзерләнәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз