Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Отдел опеки и попечительства Исполнительного комитета Алькеевского муниципального района
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте.
2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Көне дә бәйрәмчә – кояшлы һәм җылы иде. Халык ярминкәгә күп җыелды. Күңелләрне күтәреп дәртле музыка яңгырап торды. Базарлы Матак үзәгендә сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде. Авыл җитештерүчеләре, фермерлар халыкка ит, бөртек, печән, салам тәкъдим иттеләр. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары, мәктәпләр дә бәйрәмне оештырудан читтә калмаганнар. Алар ярминкәгә яшелчә, кош-корт түшкәләре, төрле кайнатмалар, кышка әзерләгән салатлар, төрледән-төрле сөт ризыклары алып чыкканнар. Бәяләре дә авылча, тешләми. Дөрес, "Хузангай" бөртеген халык кыйбатсынды. Килосын 12 сумнан бодай безнең өчен әле кыйммәтрәк санала шул. Ә менә 5 сумга көрпәләре ярый торган бәя.
Минем алда бер ханым Югары Колчурино мәктәбенең сәүдә ноктасыннан берьюлы ике өч литрлы банка бал сатып алды.
–Бер банкасы 500 сумнан гына, бигрәк арзан,–дип куана-куана китте ул.
"Яшь көч"нең сөт ризыкларын, төрле иттән ясалган эшләнмәләрен дә халык кыстатмый алды. Ә Төгәлбәйдән фермер Фәнил Гәрәев ярминкәгә бик матур ит алып чыккан. Өстәлгә тезеп куйган кисәкләре кызыктырып тора. Иске Камкадан Фәргать Әкбәров оештырып алып килгән печән олавы тиз арада иясен табып Иске Матакка китеп барды. Саламга да хуҗа тиз чыкты.
Борынны кытыклап бөтен урамга шашлык исе таралды.
Майчабу коймаксыз булмый да булмый инде. Шунда ачык һавада ук Чуаш Кичүе авыл җирлегеннән килгән ханымнар чаж-чож коймак пешерәләр. Авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова халыкны бәйрәм өстәленә чакырып тәмле чәй белән сыйлый, кызлары кайнар коймак өлгертеп тора. Бу кунак өстәле янында коймактан кемнәр генә авыз итмәде.
Ә кинотеатр каршындагы мәйданда үзешчән сәнгать осталарыбыз халык өчен күңелле тамаша оештырган. Кышны озатып, язга, җәйгә уңышлар һәм муллык теләп такмаклар яңгырый. Һәм менә, барлык яман сыйфатларны үзе белән алып китсен дип, кар өеме өстенә бастырылган Майчабу карачкысы да яндырылды. Балалар атлы чанада урам әйләнеп кинәнде.
Бәйрәм тамашасы һәм ярминкә һәркемгә һичшиксез күңел күтәренкелеге өстәгәндер.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
04.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 11 дән. 3 апрельдә сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 4 апрель 2026 елның 3 апрелендә көндез һәм кич белән, төнлә һәм 4 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Алкоголь белән агулану: куркынычлар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре
Алкоголь белән агулану: куркынычлар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре
2
апрель, 2026 ел
03.04.2026 га ашыгыч кисәтү
03.04.2026 га ашыгыч кисәтү
1
апрель, 2026 ел
02.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
02.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз