Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Отдел опеки и попечительства Исполнительного комитета Алькеевского муниципального района
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бүгенге көндә Россия Армиясендә чакырылыш буенча сиксәнгә якын егетебез хезмәт итә
2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Елына ике тапкыр – язын һәм көзен без үсеп җиткән улларыбызны Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озатабыз. Илебездә яшәүче һәркемнең иң зур теләге тынычлык булса да, шунысы аңлашыла: дәүләтнең ныклыгын, халкының азатлыгын бүгенге көндә көчле, теләсә кайсы дошманга каршы торырга сәләтле армия генә гарантияли ала. Кызганыч, дөнья илләре әлегә башкача яши алмый, үзара мөнәсәбәтләр дә әлегә корал көченә карап корыла шул.
Бүген ил армиясен ныгытуга бик күп көч һәм акчалар тотыла. Хәрби техника катлаулана, һәм, моннан чыгып, армиядә хезмәт итүчеләрнең әзерлегенә карата таләпләр дә арта.
– Егетләребезне Ватан сакчылары итеп тәрбияләүгә иң җитди караш булырга тиеш. Бу физик әзерлеккә дә, аларның аң-белем дәрәҗәсенә дә кагыла. Хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләләре өскә калкып чыгарга тиеш, – дип саный район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев.
Бүгенге көндә Россия Армиясендә чакырылыш буенча сиксәнгә якын егетебез хезмәт итә.
Аларның кырыклабы яз җиткәч туган якка әйләнеп тә кайтырлар. Бәлки, кайберләре хезмәтен дәвам итәргә карар кылыр. Үткән елда 17 әлкиле контрактлы хезмәткә киткән иде бит. Быел да бер егетебез контракт шартларында хезмәтне сайлаган. Алар инде профессиональ хәрбиләр булачак. Армиягә гомеренең бер генә елын түгел, күбрәк өлешен багышлаучыларны дәүләт төрле яклап кайгырта.
– Шуны ук киләчәген хәрби тормышка багышларга – офицер булырга теләгән егетләргә дә әйтәсе килә. Хәрби училищелар белемле, нык егетләрне көтә. Саклану министрлыгын мин дәүләт эчендәге кечкенәрәк дәүләт белән чагыштырыр идем. Андагы бөтен төрле һөнәр ияләренә урын бар. Офицерлар лаеклы хезмәт хакы ала, торак белән бушлай тәэмин ителә (бусы беркайда да юк), башка бик күп социаль яклау чараларыннан файдалана. Киләчәктә офицер булырга теләүчеләрне хәрби комиссариатка чакырабыз, – ди Виктор Лаврентьев.
Үзебездә туып үскән, мәктәп тәмамлаганнан соң хәрби училищеларда белем алган, хәзер офицер булып хезмәт итүче егетләребез дә аз түгел бит. Әйтик, Чуаш Кичүеннән Ганиев Дамир – өлкән лейтенант. Ул Алпар егете, капитан Гатауллин Илнар белән Еланьдә хезмәттә. Өлкән лейтенант Габдрахманов Раил Алтай янында, Гатауллин Рәфис Хабаровск краенда.
Капитаннар Фәсахов Дамир Буденовскида, Астафьев Алексей Сызраньда. Якташыбыз Родионов Сергей Мурманск янында старшина. Ә Югары Матак егете Тихонов Виктор Санкт-Петербургта хәрби-космик академиясендә белем ала... Һәм бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Егетләребез офицер дигән горур исемгә лаек булып хезмәт итсеннәр.
…Ватанны саклау – ир-егетнең олы бурычы. Армия хезмәтенә әзерләнүче үсмерләр өчен дә, бүгенге солдат егетләребез өчен дә үрнәк эзлисе түгел. Бабаларыбызның Ватаныбыз хакына сугышларда күрсәткән батырлыгы, "әфганчы" егетләрнең хәрби антларына тугрылыклары, Россия армиясен ныгытуга бүген өлеш кертүчеләрнең хезмәте үрнәк аларга. Ватан сакчыларына халкыбызның иң олы ышанычы да, хөрмәте һәм мәхәббәте дә. Бәйрәм белән, тынычлык сакчылары.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
04.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 11 дән. 3 апрельдә сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 4 апрель 2026 елның 3 апрелендә көндез һәм кич белән, төнлә һәм 4 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Алкоголь белән агулану: куркынычлар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре
Алкоголь белән агулану: куркынычлар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре
2
апрель, 2026 ел
03.04.2026 га ашыгыч кисәтү
03.04.2026 га ашыгыч кисәтү
1
апрель, 2026 ел
02.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
02.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз