Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында су килүне яхшыртачаклар

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Әлеге язма газетада дөнья күрү белән район коммуналь челтәрләре эшчеләре урынга барып хәлне ачыклаганнар.  Редакциягә коммуналь челтәрләр җитәкчесе Искәндәр Сафин имзалаган җавап хатында түбәндәгеләр хәбәр ителә:

“Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында 7, 11, 13, 15 нче йортларда яшәүчеләрнең өйләренә су түбән басымда килә. Биредә яшәүчеләр әйтүенә караганда, әлеге йортларга су трассасы сузылмаган булган. Халык өйләренә суны  үзләре генә тоташтырган. Тоташтырылган шланглар кечкенә диаметрлы (15 мм) булу сәбәпле, су басымы түбәнәя. Проблеманы хәл итү өчен биредә нәзек суүткәргеч урынына 100 метр озынлыкта  63 миллиметр диаметрлы полиэтилен торба сузарга кирәк. Әлеге эшне язын җирләр эрү белән башкарырга мөмкин булачак. Моның өчен безнең предприятиедә материаллар да, техника да бар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International