Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Отдел опеки и попечительства Исполнительного комитета Алькеевского муниципального района
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
95 яшьлек Габделхак Габдрахман улы Шагалиев: "Сугыш дәһшәтләрен һич тә онытырлык түгел", ди
2015 елның 24 феврале, сишәмбе
– Миңа 10 яшьләр тирәсе булгандыр, өебездән бөтен нәрсәне җигүле ат арбасына төяп алып чыгып киттеләр. Бу байлар белән ярлыларны тигезләү еллары иде,–дип сөйли Габделхак ага балачак хатирәләрен яңартып.
Җиде сыйныфны тәмамлаган елны ул инде яшьтәшләре белән колхоз басуында сука сукалый, печән җыя.
– Иртәдән кичке караңгыга кадәр эшли идек. Хезмәт көне өчен бер килограмм икмәк белән исәп-хисап ясадылар,–ди ветеран.
1939 елда Габделхак Кызыл Армия сафларына чакырыла. Владивостокта, Монголиядә, Якутскида хезмәт итә. 1942 елда ул фронтка алына. Отделение командиры итеп билгеләнә. Авиациядә хезмәт итә, зур бәрелешләрдә катнаша, күп иптәшләрен югалта. Японнарга каршы сугышта егет каты яралана, госпитальгә эләгә. Анда озак кына дәваланып, 1946 елда туган якка әйләнеп кайта.
Ул хуҗалыкта озак еллар бригадир, балта остасы, механизатор булып эшли. Һәр җирдә үзен тырыш хезмәткәр итеп таныта. Фаһирә исемле кыз белән тормыш коралар, биш бала үстерәләр. Ачы хәсрәт тә күрергә туры килә – бер кызлары бик яшьли фаҗигале төстә дөньядан китә.
Фаһирә апаның да бакыйлыкка күчүенә ике ел була инде. Сугыш ветераны хәзер төпчек кызы Рәмзия янында гомер итә.
– Бүгенге тормышыбыз шулкадәр матур. Кадерен генә белергә кирәк, –ди Габделхак ага. – Авырлыкларны күп күрде безнең буын. Әмма хөкүмәтебез, район җитәкчеләре бик хөрмәтли, кадерли без ветераннарны. Нинди гозерләрегез бар дип сорап кына торалар.
Ветеранның бүген иң зур теләге шул: сугышлар гына булмасын.
– Ил белән идарә итүчеләр Бөек Ватан сугышы сабакларын онытмасын, туган җиребездә, бөтен дөньяда тынычлыкны саклау өчен һәр көн, һәр сәгать кайгыртсыннар иде, – ди Габделхак Шагалиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
гыйнвар, 2026 ел
03-04.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
03-04.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
30
декабрь, 2025 ел
Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә дәваланучы балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады
Визит кысаларында район башлыгы нәни пациентларны һәм аларның ата-аналарын котлады, балаларга Яңа ел бүләкләрен шәхсән үзе тапшырды.
Әлки интернат - йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар
«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Әлки участогы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Марат Саттаров исеменнән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм һәр тәрбияләнүчегә азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин район балаларың Яңа ел теләкләрен тагын бер мәртәбә тормышка ашырды
Яңа елдагы иң тылсымлы вакыйга-балачак хыялларының тормышка ашуы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз