Ветераннарыбыз үзләрен шулай олылаганнары өчен хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә, Хәйруллин фондына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.– 1944 елның 23 феврален мин аеруча яхшы хәтерлим,–ди сугыш ветераны Лев Яковлевич Миндрюков. –Без, армия хезмәтенә чакырылган 17 яшьлек егетләр, 23 февраль көнне хәрби присяга кабул иткән идек. Ватаныбызны явыз дошманнан азат итәргә дигән вәгъдәбезгә тугры булдык. Ни кызганыч, сугышчан иптәшләребезнең күбесе яу кырында ятып калды. Әмма безнең Кызыл Армия фашист илбасарларын тар-мар итте. Зур корбаннар бәрабәренә яуланган бу Җиңүнең кадерен белик. Күгебез һәрчак аяз булсын!
Тантанага килә алмаган ветераннарга юбилей медальләре һәм Хәйруллин фонды бүләкләре өйләренә барып тапшырылды.
Хәйруллин фонды вәкилләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне дә бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.