Каратэ кекусин буенча Үзәк федераль округ ярышларыннан Валерия–алтын, Мария көмеш медаль алып кайтты
2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Бу ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Алар арасында 4 кешелек безнең район командасы да бар иде. Унике-унөч яшьлек кызлар арасында безнекеләр җиңү яулады. Советникова Валерия алтын медальгә лаек булды, ә Чернова Мария көмеш медаль белән бүләкләнде. Бу югары нәтиҗәләр кызларыбызга Росси Чемпионатында катнашу мөмкинлеге бирә. Остазлары – «Алинә» спорт залы тренеры Геннадий Вассунов укучыларның уңышы белән горурлана ала.