Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районында тычкан бизгәген эләктерүчеләр саны 5 кә җиткән
2015 елның 4 марты, чәршәмбе
–Кызганыч, әмма канлы бизгәк белән авыручылар саны чынлап та арта. 2013 елда безнең районда 2, аннан соңгы елда 3 очрак теркәлгән иде.
Ә быел гыйнварда гына да шундый 5 очрак булды инде, дип башлады ул сүзен.
–Мөгаен, авыручылар авылларда яшәүчеләрдер?
–Юк, алай гына түгел. Район үзәгендә 2 кеше авырды, калганнары Түбән Әлки, Хузангай, Яңа Алпар авылларында яши. Аларның икесе авыл хуҗалыгы эшчеләре. Күргәнегезчә, куркыныч авыруны районның төрле җирендә йоктырып була.
–Алга таба хәл ничек үзгәрер дип фаразлыйсыз?
–2015-16 елларга канлы бизгәк буенча фаразлар яхшы түгел, чөнки кимерүчеләр арасында ГЛПС вирусын йөртүчеләр бик күп. Быел җирән тычканнар нык үрчеп, торак пунктларга да күченделәр. Тагын шунысын онытмыйк: инфекция авылларга терлек азыгы (бөртек, печән, салам) белән дә килергә мөмкин.
–Бөер синдромлы канлы бизгәкнең ни икәнен укучыларыбызга искәртеп үтсәгез иде, Алмаз Фәйзрахманович.
–Әлеге авыруны табигатьтә, урман тычканнары организмында сакланучы вирус китереп чыгара. Авыру җәнлекләрдән вирус селәгәй, сидек кебек бүлендекләр белән туфракка, печәнгә, фуражга, әйбәтләп сакланмаган азык-төлеккә күчә. Вирус тузан белән һавага күтәрелеп, кешенең сулыш юлларына үтеп керә. Билгеле, җәнлекләр һәм аларның бүлендекләренә кагылганда, алар пычраткан ашамлыкны кулланганда да вирусны эләктерергә мөмкин. Авыруның беренче билгеләре 2-3 атнада гына күренә башлый. Тән температурасы күтәрелә, бизгәк тота, баш бик нык авырта, мускуллар, буыннар сызлый, ашыйсы килми, хәл китә. Аннары укшу, баш әйләнү, йокысызлык өстәлә. Югары температура 3-5 көн тора. Шуннан соң эч, бил тирәсе авырта, бөер зарарлану билгеләре күренә (сидек бик нык кими). Кайбер авыруларның тәненә бетчәләр чыга, борыннан кан китә. Әгәр вакытында табибка күренмәсәң, канлы бизгәк кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра.
–Чынлап та бик җитди авыру икән. Аннан ничек сакланып була соң?
–Барлык саклык чаралары тычкансыман кимерүчеләр һәм аларның бүлендекләре белән контактны булдырмауга, азык-төлек һәм эчә торган суны моннан саклауга кайтып кала. Бакчада үзвакытында чүп-чарны юк итәргә, тычканнарга каршы көрәш чараларын үткәрергә кирәк. Өегезгә тычкан керерлек булмасын. Чолан-келәтләрне җыештырганда дүрт катлы марлядан битлек киегез, тузан күтәрми генә, су кулланып җыештырыгыз. Һәм, билгеле инде, шәхси гигиена таләпләре үтәлсен. Эштән соң, ашар алдыннан кулларны юарга онытмагыз.
–Киңәшләрегез өчен рәхмәт, Алмаз Фәйзрахманович.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү башланды!
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү башланды!
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Чернобыль атом электр станөиясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз