Уттан ничек исән-имин котылырга?

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
 
Өй эчендә ут чыкса, тәрәзәне ачарга ярамый, чөнки кислород янгынга көч-куәт өсти. Тизрәк балаларны, әби-бабайларны куркынычсыз урынга озатыгыз һәм янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз (телефон 01, 2-23-91). Электрны, газны өзегез. Ә ут чыккан җиргә су сибегез. Төтенле бинада үрмәләп я иелеп, авыз-борынны  юеш чүпрәк белән каплап йөрергә кирәк. Кешенең киеменә ут капса су сибеп я палас, куртка, пальто ишеләр белән каплап, утны сүндерегез. Утлы өйдән чыгып котылуның юлы бер генә – тәрәзәдән сикерү икән, башта җиргә матрас, мендәр кебек сикереп төшүнең нәтиҗәсен йомшартырдай әйберләр ташлагыз. Ут белән сак булыгыз. Аңа каршы көрәшкә караганда, янгынны булдырмау ансатрак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International