Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Нәби Дәүли исемендәге гимназия сокландыргыч концерт куйды
2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Гимназия һәр елны концертларын бик матур үткәрә иде. Ә быелгысы аеруча уңышлы булды. Һәр номер йөрәккә үтеп керерлек итеп уйланылган. Залдагылар һәр чыгышны гөрләтеп алкышладылар.
Концерт нигездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган. Ул укучылар һәм укытучылар хоры белән башланып китте. Яшь талант Әдилә Сәлахованың "Торналар" җыры күңелләрне тетрәндерде, күзләрне яшьләндерде. Алмаз Сәлахов, Алия Мөхәммәткәримова, Алинә Нәбиуллина башкаруындагы җырларны да тамашачы алкышларга күмде. Биюче балалар да кимен куймады, өлкән сыйныф укучыларының юмористик номерлары да кызык булды.
Зәки Зәйнуллинның "Кырык бернең арбалы хатыннары" драмасыннан өзекне карап, без сугыш дәһшәтен, сөйгән ярлардан мәңгелеккә аерылу ачысын, сугыш китергән кайгы-хәсрәтне үзебез татыгандай булдык. Рамилә Хәйдәрова, Алия Шәйхетдинова, Лилия Сафина, Рузия Сабирова, Лилия Фәракшина, Илһам Сабитов рольләрне бик оста итеп башкардылар. Рамилә Җәләлова "Вәхшәт" шигырен сөйләгәндә күзләребездән бертуктаусыз яшь акты.
Сәйдә Сәйфуллина, Илнур Шаһгалиев, Гүзәл Вәгыйзованың моңлы тавышлары беркемне битараф калдырмады. Ансамбльләрнең татар, рус, инглиз телләрендә башкарылган җырлары күңелләрне күтәреп, дәртләндереп җибәрде. Зилә Сафиуллинаның сәнгатьле итеп шигырь сөйләвен дә яратып тыңлады тамашачы.
Концертны алып барган Фәридә Яруллина, Әлфия Шаһгалиева, Руслан Советников, Гөлназ Шәрипова үзләренең ягымлы тавышлары белән һәркемне сокландырдылар. Чын артистлар диярсең…
Концертның шундый югары дәрәҗәдә узуы беренче чиратта гимназия директоры Фәридә Яруллинаның оештыру сәләтенә бәйле. Бу концерт оста җитәкче оештырган бердәм, тату коллективның уртак казанышы булды. Рәхмәт аларга!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
Кайнар линия
Кайнар линия
Татарстан халкы «Халыкны сайлау» номинациясендә җиңүчене сайлаячак
Татарстан халкы «Халыкны сайлау» номинациясендә җиңүчене сайлаячак
21
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә дошман очкычларына каршы көрәшү өчен мобиль ут төркемнәренә кабул итү ачылды
Татарстан Республикасы территориясендә дошман очкычларына каршы көрәшү өчен мобиль ут төркемнәренә кабул итү ачылды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз