6 мартта район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе уза

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Авыл кешесе инде бүгеннән язгы-җәйге планнары белән яши. Шуңа алдан хәстәрен күреп кош-кортына азык белән запаслана, яшелчә, чәчәк орлыклары сатып ала. Бәйрәм алды ярминкәсендә халыкка ит, сөт, терлек азыгы да тәкъдим ителәчәк. Район җитәкчелеге ярминкәдәге товар бәяләренең сатып алучылар өчен кулай булуын үз контроленә алды.

Язгы ярминкәне алдагы көннәрдә Юхмачы авылында да үткәрү күздә тотыла. Бу хакта газетада алдан хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International