Рәшит һәм Румия Гобәйдуллиннарның дүрт уллары да – Ринат, Ришат, Илшат һәм Илгизәр – туган авылларында төпләнеп калдылар. Яшьләр программасы буенча берсеннән-берсе күркәмрәк йортлар җиткезеп, балалар үстереп авылда яшиләр.
Биш балаларын башлы-күзле иткән Румия белән Рәшит ун ел элек ике ятим кызны тәрбиягә алып, аларга әти-әни җылысы биреп үстерделәр. Каенана-каенатасының бу матур үрнәгенә ияреп, киленнәре Люба белән уллары Ринат та үзләренең өч балалары янына өч үксез кызны сыендырдылар. Калган өч уллары да икешәр-өчәр бала үстерә.