Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Һәр хатын-кыз үзен якланган, бәхетле итеп тойсын
2015 елның 10 марты, сишәмбе
Без 8 Мартны күптән инде бары бәйрәм буларак кына кабул итәбез. Аның хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш көне икәнлеге онытылган да. Я, әйтегез, кайсыгыз Халыкара хатын-кызлар көненең бер гасырдан артыклык тарихын искә төшереп тора инде? Чөнки ирләр белән хатын-кызлар хокуклары кануннар белән тигезләштерелгән, Клара Цеткин җитәкчелегендә социалист хатын-кызлар таләп иткән икътисадый, социаль һәм сәяси хокукларда тигезлек күптән шулай тиеш дип кабул ителә. Ә бәйрәм календарьдан төшеп калмаган. Аны әле дә без генә түгел, бик күп илләрдә (Италия, Польша, Кытай, Непал, Лаос, Болгария, Монголия һ.б) билгеләп үтәләр.
Хатын-кызның төп вазыйфасы – гаилә учагын сүндерми саклау, балалар тәрбияләү, дип саналса да, гүзәл затларга мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачып салу, карьера төзеп, әллә нинди югарылыкларга күтәрелү, сәнгать, спорт, әдәбият өлкәләрендә сокланырлык нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлекләре чикләнмәгән. Моны үз райондашларыбыз да исбатлап тора: төрле өлкәләрдә – медицина, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә алар җитәкче дә, эшне башкаручы төп көч тә. Район советында, башкарма комитетында, авыл җирлекләре советларында мөһим һәм җаваплы вазыйфалар били алар. Һәр эшне хатын-кызларга хас җаваплылык, үҗәтлелек, уңганлык белән башкаралар. Җитәкче, табибә, терлекче, укытучы, хисапчы һәм башка күп төрле һөнәр осталары. Дан һәм рәхмәт аларга.
Инде районның демографик хәленә кагылышлы берничә сан китереп китик: бүген Әлки җирендә 10362 хатын-кыз яши, ди статистика. Ир-атлардан 800 кешегә күбрәк. Аларның 2303 е – яңа туганнан алып 19 яшькәчә кызларыбыз. Алар – булачак аналар, тормышыбызның киләчәге, өмете, сәламәт, бәхетле булып үссеннәр.
… 8 Мартны быел да районда зурлап бәйрәм итәбез. Иң уңган хезмәткәрләрне, күп итеп балалар үстергән, ятимнәрне гаиләсенә алып, җан җылысы биргән аналарны, сугыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган әбекәйләрне тантана оештырып котлыйлар бу көннәрдә. Теләкләр тормышка ашсын, һәр хатын-кыз үзен якланган, бәхетле итеп тойсын, гаиләсенең, балаларының киләчәге өчен тыныч булсын иде. Бәйрәм белән, әбекәйләр, ханымнар, туташлар!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
29
апрель, 2026 ел
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз