Авыл җирлекләре рейтингының февраль ае нәтиҗәләре буенча Иске Алпар – беренче, ә Югары Колчурино иң ахырда

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Район авыл җирлекләре арасында һәр айда рейтинг нәтиҗәләре игълан ителә. Ул урыннарда халыктан сөт җыюны оештыру, урам утлары, су өчен, төрле салымнарны түләүнең торышы, үзара концертлар үткәрү, вакытлы матбугатка язылу кебек эшләргә карап билгеләнә. Узган февраль ае буенча рейтингта беренче бишлеккә Иске Алпар (башлыгы Ринат Шәйхетдинов), Карга (Рамил Минһаҗев), Иске Чаллы (Флера Вафина), Иске Камка (Фәргать Әкбәров), Иске Кората (Сергей Новиков) авыл җирлекләре кергән. Исемлек ахырына исә Югары Колчурино (Елена Краснова), Апак (Илһамия Әбҗаббарова), Иске Матак (Георгий Нагорнов), Түбән Әлки (Мансур Галиуллин), Чуаш Кичүе (Нәфисә Закирова) авыл җирлекләре калган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International