Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сабиха әби барыбыздан да олырак. Аңа нәкъ 100 яшь тулды
2015 елның 10 марты, сишәмбе
Бездән искиткеч ерак тоелган заманда – 1915 елның язында Яңа Чаллы авылында дөньяга килә Сабиха әби. Һәм гомере буе туган җиреннән, авылыннан аерылмый. Бүген ул кайчандыр килен булып төшкән нигездә, улы Рафаэль белән килене Айсылу тәрбиясендә кадерле әни булып көннәрен үткәрә. Шөкер, менә тагын бер кояшлы җылы язны каршылый әбекәй. Дөрес, йөзне яшәгән Сабиха әби инде колакка да бик сак, хәтере дә еш кына әллә кайларга, үткән заманнарга китеп адаша да, каршындагы якыннарын да танымый аптырата. Хәер, Сабиха әбинең хәтере кыланмышларына исе китми. Берәр хатын-кыз керсә, авылның шәфкать туташы дип уйлап, "Әлфия, синме бу?"–дип сорап куя. Ир-ат булса, аңа да исенә төшкән беренче исем белән дәшә.
Нишлисең бит, йөз ел гомерендә аның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылгандыр да, яңаларына урын калмагандыр шул инде.
Революциягә кадәрге чорда нәни кызчык туган гаилә үз тырышлыгы һәм хезмәте белән булдырылган нык тормыш белән яши. Кечкенә кызлары да бик тиз кул арасына кереп, бөтен эшкә өйрәнеп үсә. Яшь кыз чаклары колхозлашу елларына туры килә. Ә аннары Бөек Ватан сугышы башлана.
–Яшьрәк чагында әни ул вакыттагы авырлыклар турында еш сөйли иде. Нишлисең, илгә килгән кайгы, бергәләп күтәрдек, җиңү тизрәк килсен дип тырыштык, дигәннәре истә. Дөресен генә әйткәндә, үткәннәр турында сөйләшеп утырырга вакыты да юк иде бит аның. Әни тик торуны һич өнәмәде,– Сабиха әбинең үткәннәре турында улы Рафаэль әнә шулай кыска ганы сөйләп бирде миңа. Әбекәй үзе инде, өстәрәк әйткәнемчә, узган гомерен сөйли алырлык түгел шул.
Сугыштан соң Сабиха фронттан аяксыз кайткан Касыймга кияүгә чыгып, бер-бер артлы биш бала таба. 1955 елда аңа герой-ана исеме бирәләр. Әмма йөрәгенә тирән яра салып, бер баласы үлеп китә. Ә бердәнбер кызы Флюра, уллары Наил, Рафаэль, Камил әти-әни канаты астында үсеп җитәләр.
–Әни бик кырыс булды, тәртип яратты. Ул кушканны үтәми кара әле син! Иртән мәктәпкә киткәнче йорттагы терлекләрне карап, абзарларны җыештырып өлгерергә тиеш идек без,–ди улы Рафаэль. Аңа тормыш иптәше Айсылу кушыла:
–Мин бу йортка килен булып төшкәндә әнигә 64 яшь иде инде, хәзер үземә шуның кадәр. Өйдә әнинең сүзе безнең өчен закон булды. Төнлә уятып, барыгыз, кое казыгыз, дисә, анысын да эшләр идек, мөгаен. Әнкәй сүзен тотып яшәгәнгә өебездә тәртип, бәрәкәт булды, балаларыбыз да дәү әни сүзен тыңлап үсте,–ди ул.
–Әнинең бердәнбер кызы булгач, миңа өй эшләрен дә башкарырга, энеләремне дә карашырга туры килде. Ул мине бөтен эшкә өйрәтте. Заманасы бала-чаганы иркәләп утыра торган түгел иде. Шулай да әни-әтинең безне яратуын, кайгыртуын гел сизеп тордык. Безнең балалар да гел дәү әниләренә тартылдылар, хәзер дә бик яраталар үзен,–дип өсти инде үзе дәү әни булган Флюра апа.
…Авылыбызның гына түгел, районның да иң өлкән кешесе Сабиха Мөхәммәтсафа кызы Сәгыйтованың олы юбилеен балалары зурлап үткәрергә җыена, ясин укытып, исәнлек теләп дога кылырбыз, диләр. Аның үзе өчен туган көне әлләни әһәмиятле дә түгел бугай. Аның каравы, яшьрәк як өчен сөенеч: бәлки, безгә дә шундый озын, бәрәкәтле гомер бирер Ходай
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
29
апрель, 2026 ел
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз