Әлкилеләр быелгы чаңгы сезоны белән хушлашты.

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Бирегә барлык авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, оешма-учреждениеләрдән килгәннәр иде. Чаңгы эзләре шактый шома. Байтак кеше ике километрлы чаңгы юлыннан шуып килделәр. Шулай ук өч һәм биш километрлы дистанцияне сайлаучылар да булды. Ә инде урман һавасын сулап шуып кайткан чаңгычыларны кайнар чәй, пәрәмәчләр көтә иде. Язгы кояш нурлары астында рәхәтләнеп шуып хушлашты чаңгы сезоны белән спорт сөючеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International