Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Югары Әлморза авылында яшәүче Разия апа Гатауллина бу дөньяда тугыз дистә елдан артык гомер итә
2015 елның 10 марты, сишәмбе
1923 елның 20 мартында гаиләдә сигезенче бала булып туа Разия апа. Аның ял белмәгән куллары бик яшьли авыр ир-ат хезмәтенә дә күнегә. 14 яшендә колхозда тракторчы булып эшли башлый. Сука, тырмалау, чәчү – барысын да башкара. Урак өстендә комбайнга да утыра.
–Өс-баш тузган, ач, авыр хезмәттән куллар авыртуга чама юк. Адәм баласы күрсә дә күрә икән,– дип сөйли Разия апа. Ә алда әле аны тагын да кырысрак тормыш имтиханнары көтә…
Нәсибулла исемле егет белән кавышып, бергә матур гына тормыш корып җибәрәләр. Әмма яшьләргә бергә гомер кичерергә язмаган була шул. Ил өстенә олы кайгы килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Нәсибулла сугышка алына һәм яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Авылдагы ирләр сугышка киткәч, бөтен авыр хезмәт хатын-кыз җилкәсенә төшә.
Разия дә көнне-төнгә ялгап эшли, җиңүне якынайту өчен тырыша. Колхоз хезмәтеннән соң төннәр буе утырып фронтка җылы оекбашлар да бәйли.
1943 елның урак өстендә 20 яшьлек Разиягә фронтка китәргә повестка килә. Башта Казанда 4 ай сугыш һөнәренә өйрәтәләр. Аннан ул Украина, Белоруссия җирләрендә зенитчылар батареясында хезмәт итә. Тимер юлларны төзекләндерергә, һәлак булган сугышчыларның мәетләрен җыештырып күмәргә дә туры килә.
–Сугыш линиясе 50 чакрым гына иде бездән. Караңгы төшү белән дошман самолетлары бомбага тота. Фашист үзе чигенә, авыллар һәм шәһәрләрне көлгә һәм күмергә әйләндереп калдырырга омтыла иде,–дип сөйли Разия апа.
Сугыш бетеп биш ай узгач кына аларны демобилизациялиләр. Тыныч тормышта авылдашы Сәмигулла белән гаилә корып, бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Сугыш арты еллары да бер дә җиңел булмый. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләр башкара Разия апа.
Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул.
–Хөкүмәтебез без ветераннарны гел кайгыртып тора. Район җитәкчелегенә, мәктәп укучыларына да игътибарлары өчен бик рәхмәт. Шөкер, бүген тыныч тормышта гомер кичерәбез. Әмма күпме хәсрәт, югалтулар китергән сугыш еллары бер дә хәтердән чыкмый,–ди ветеран.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
29
апрель, 2026 ел
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз