Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районында 115 йортның һәм анда яшәүче 326 кешенең язгы ташудан зыян күрү ихтималы бар
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
–Кыш айларында кар мулдан яуса да, аның 5-10 проценты эреде дә инде. Әмма бу ташулар булмый дигән сүз түгел әле, – ди Рәшит Дәүләтшин. –Яз иртә килеп, һава температурасы кинәт күтәрелсә яисә көчле яңгырлар булса, су күп җыелып елгалар күтәрелергә һәм буалар китәргә мөмкин. Шуңа барына да әзер булырга кирәк.
–Кайсы авылларда су басулар булырга мөмкин?
–Чирмешән елгасы буенда урнашкан Иске һәм Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза авылларында. Яңа Чаллы янәшәсендәге түбән буа суы нык күтәрелгән очракта Карга авылының Түбәнге урамын, Иске Матак һәм Базарлы Матак буаларының су ташкыны кинәт килә калса, район үзәгенең кайбер урамнарын су басу куркынычы бар. Җитештерү объектларын, социаль биналарны, медицина учреждениеләрен, минераль ашламалар һәм агулы химикатлар складларын су басу куркынычы юк, диярлек.
–Ташулар вакытында су басудан саклану чаралары күреләдер бит?
–Елдагыча ташуларга әзерлек чаралары күптән алып барыла. Районның гадәттән тыш комиссиясе утырышында да әлеге мәсьәләләр каралды. Оешма-учреждениеләргә бурычлар куелды һәм ташулар чорында хәвефсезлек өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Бу көннең мөһим мәсьәләсе, ул авыл җирлекләре советлары утырышларында да әтикшерелә. Су басу куркынычы янаган торак пунктларда яшәүче халык белән саклык чаралары турында әңгәмәләр дә үткәрелә.
Районда 16 буа бар. Ташу чорында алар янәшәсендә тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла. Җаваплы кешеләр буа суларының күпмегә күтәрелүен безнең гадәттән тыш хәлләр идарәсенә хәбәр итеп торачак.
Район коммуналь челтәрләрендә, "ПМК-Мелиорация"дә, юл хуҗалыгында, электр челтәре, газ, элемтә предприятиеләрендә, район үзәк хастаханәсендә зарурлык туганда ашыгыч чаралар күрү өчен оператив төркемнәр булдырылды, алар кирәкле төзелеш материаллары, кешеләр һәм техника белән тәэмин ителде.
–Кешеләрнең иминлеге күп очракта аларның үзләренә дә бәйле бит…
–Әлбәттә. 2013 елда, шунда яшәүчеләрнең ташуга әзерлек, саклык чараларын вакытында күрмәве аркасында, Базарлы Матакның Тукай, Вахитов, Муса Җәлил, Крайнов, Ленин, Совет урамнарындагы кайбер йортларны су басты. Яхшы хуҗа ташуга алдан ук әзерләнә – йорт тирәләрен кардан әйбәтләп чистарта, сулар агып китү өчен канаулар казый, йортка су үтеп кермәсен өчен кечерәк кенә дамбасын да ясап куя.
–Язгы ташкын кинәт килеп, су басу куркынычы янаган очракта кешеләргә нишләргә соң?
–Су басу куркынычы бар икән, балаларны алдан ук хәвефсез җиргә күчерергә, мал-мөлкәтне ташудан зыян күрмәслек итеп саклау чараларын күрергә кирәк. Янәшәгездә карт һәм ялгыз кешеләр яши икән, аларны ярдәмсез калдырмагыз. Су йорт-җиргә якын килгән очракта, электр приборларын өзеп, базлардан ашамлык запасларын чыгарыгыз. Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка салып ышанычлы урынга кую мәслихәт.
Әгәр инде хәвефкә тарып, язгы суда каласыз икән, иң мөһиме, паникага бирелмәгез. Авыр өс һәм аяк киемнәрен салып ташлап, ярдәм килгәнче берәр әйбергә тотынып су агымы буйлап йөзәргә кирәк.
Бүгеннән уяу булыгыз, ташу көннәрендә елга буйларында уйнарга яратучы балаларга күз-колак булырга онытмагыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
29
апрель, 2026 ел
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең (белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган спорт учреждениеләре) сыйфатын бәйсез бәяләү турында ИНФОРМАЦИЯ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз