Узган атнада Әлки районында 6 авария булган

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Аларның берсендә кеше зыян күргән. 6 мартта Кыр һәм Муса Җәлил урамнары киселешендә тизлекне һәм дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә “Хендай” һәм “Фольксваген” автомобильләре бәрелешкән. “Фольксваген” йөртүчесе җәрәхәтләр алган.

Атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы теркәлгән. Шул исәптән 4 йөртүченең руль артына исерек килеш утыруы ачыкланган.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International