“Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы” нәтиҗәләре белән район почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова таныштырды. Декада барышында 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәяләрдән әлкилеләр 1720 данә газета-журналга язылган. Шуның 824 данәсе “Әлки хәбәрләре”, 125 е – “Ватаным Татарстан” һәм 129 ы “Республика Татарстан” газеталары.
1 апрельдән быелның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе рәсми игълан ителәчәк. Бәяләрнең үсеп торуын искә алсак, бу газета-журналларны да читләтеп үтмәс дигән шик бар. Шуңа да апрель башына кадәр “Әлки хәбәрләре”нә иске бәядән язылып калырга киңәш итәбез. Безнең газетага ярты елга язылу бәясе әлегә 444 сум.