Ләйсән – Иран килене
Узган көздә Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закированың Иранга туйга барырга җыенуы, кызын шул ил егетенә кияүгә бирүе хакында ишеткәч, әлеге дәүләт, андагы халыкның тормышы-яшәеше хакында сорашырга-белешергә дип күңелемә киртләп куйган идем. Чит мәмләкәтләрдә көн күрүчеләрнең безгә кайсы яклары белән охшаш я аермалы булулары, гыйбрәтләнерлек-сокланырлык сыйфатлары күпләрне кызыксындырадыр, мөгаен. Һәм менә буранлы февраль көннәренең берсендә без Нәфисә ханым белән чын кышның ни икәнен дә белмәгән ерак Иран җире турында сөйләшеп утырабыз. Сүзебез, билгеле, әлеге дулкынландыргыч сәфәрнең сәбәпчесе Ләйсәннән башланды.
–Нәселдән килгән сәләттер, күрәсең, балаларымның өчесе дә рәсем ясарга һәвәсләр, дизайнерлык осталыклары да бар,–ди Нәфисә Рифкатовна. –Олы кызым Ләйсән педагогика институтын тәмамлаган иде, районыбызда физика, химия, информатика фәнннәрен дә укытты. Әмма һаман рәссам-дизайнер булу турында хыялланды. Мәскәүгә китеп, өч ел Халыкара дизайн мәктәбендә укыды, чит телләр өйрәнде, Италиядә, Франциядә стажировка үтте, халыкара конкурсларда катнашты. Обойлар, тукымалар буенча интерьер декораторы ул хәзер. Әнә шул Мәскәүдә укып йөргәндә Иран егете Мөштаба Ризаи белән таныштылар да инде.
Иран дөньяда иң күп нефть һәм газ чыгарылучы илләрнең берсе бит. Мөштаба, арзанлы һәм җиңел ысул белән нефть табу һәм кудыру буенча конкурста җиңеп, Мәскәүгә Газпром университетына укырга җибәрелгән икән. Иң башта Казан федераль университетында бер ел рус телен өйрәнгән. Ә инглиз телен су кебек эчә ди. Хәзер яшьләр Казанда яшиләр, Мөштаба нефть буенча аспирантурада укый, Ләйсән белгечлеге буенча эшли, икесе дә укыталар да икән.
Салкыннан куркалар, ә кар күрергә кызыгалар
–Чуаш Кичүенә кайтып йөри башлагач, Мөштабаның бездәге матурлыкка исе китте,–дип сөйли Нәфисә ханым. –Яшеллеккә, урманнарга, күлләргә, чишмәләргә сокланып туя алмады. Күбесенчә таулардан торган Иран табигатенә мондый гүзәллекләр тансык шул.
–Киявегезнең әти-әниләре шундый ерак арадан кыз сорарга кайтып йөри алмагандыр инде?
–Юк, әти-әнисе исеменнән моны бик итәгатьле һәм матур итеп Мөштаба үзе башкарды. Аннан соң алар танышу өчен Иранга кайтып килделәр. Андагы традиция буенча, ярәшү билгесе итеп кодагыйлар безгә күп бүләкләр, алтын бизәнү әйберләре җибәргәннәр иде.
…Иранга туй сәфәренә алар тугыз кеше кузгалалар.
–Башта Мәскәүгә, ә аннан алты сәгать Катарга очтык. Аннан Фарсы култыгы аша Иранга инде 45 минут кына очасы… 28 сентябрьдә минем юбилеем да иде әле. Туган көнемне мин Иранда каршыладым, Иртәнге сәгать өчтә без Шираз шәһәренә килеп төштек. Яп-якты иде инде. Самолеттан чыгуга, эссе мунчага килеп кердекмени, биткә кайнар һава килеп бәрелде. Бу вакытта монда 35 градус эсселек иде.
–Көз көне шулай булгач, ә җәен температура ничек икән?
–Җәй көне кызу 50 градустан артып китә диләр. Шуңа көндезләрен өйдә генә утыралар. Тормыш анда кич, эссе сүрелгәч башлана. Ә кыш бөтенләй юк. Гыйнвар аенда температура плюс 4-5 градускача төшә икән. Бу инде иранлылар өчен бик салкын вакыт. Бераз кар да явып ала, әмма ул җиргә төшәр-төшмәс эреп тә бетә. Анда яшәүчеләрнең бездәге карлы-буранлы кышны, чыршылы Яңа ел бәйрәмен бик күрәселәре килә.
Пәйгәмбәрләр яшәгән җир
–Иранны бай мәдәниятлы, кызыклы тарихлы ил, диләр. Тарихи урыннарда була алдыгызмы соң?
–Экскурсияләрдә йөрергә вакыт булсын дип без анда тугыз көнгә бардык. Иран бит – планетабызда цивилизация барлыкка килгән үзәкләрнең берсе, Азиянең гаять үзенчәлекле дәүләте. Биредә бай тарихи ядкәрләр тулып ята. Без барган Шираз шәһәре исә ил тарихында аерым бер урын алып тора. Урта гасырларда ул ислам дөньясының иң әһәмиятле калаларыннан берсе булган. 16-18 гасырларда илнең башкаласы да булып торган. Ул чорның әдәби әсәрләрендә Шираз фән, шигърият, гөлчәчәкләр һәм шәраблар каласы итеп сүрәтләнгән. Бу шәһәр мөселманнар өчен аеруча газиз. Ширазда Коръән капкасы урнашкан. Ул Коръән китаплары тышында сурәтләнгәнчә, арка формасында. Биредә элек заманнарда көчле җир тетрәүләр булган, бик күп борынгы шәһәрләр җимерелеп хәрәбәгә әйләнгән. Ә пәйгәмбәрләр яшәгән җирләр шул килеш калган. Беләсезме, Иранда безнең эрага кадәр төзелгән корылмалар да сакланган. Менә шунда инде мин 30 ел элек төшемә кергән күренешләргә тап булдым. Бу тарихи урыннарга сәяхәт безне бик дулкынландырды, иң кадерле истәлек булып күңелгә кереп калды.
–Шәһәр үзе, андагы тормыш нинди соң?
–Шираз – безнең Казан кебек бик зур шәһәр. Анда миллионнан артык кеше яши. Искитмәле матур кала да ул. Һәйкәлләр, бакчалар, мәчетләр бик күп. Парклар да бихисап. Шәһәр уртасында урнашкан базар үзенең зурлыгы, кирпеч корылмаларының матурлыгы белән хәтта бөтен Иран өчен уникаль санала. Ширазның бөтен эшлекле тормышы күп гасырлар инде нәкъ әнә шул базар кварталында кайный.
Күз явын алырлык чәчәкләр…сары балчыкта үсә
Шәһәр урамына чыксаң, анда гел чәчәк исе дә җиләк-җимеш исе. Киң урамнарның буеннан-буена ике яклап җимеш агачлары үсеп утыра. Мандарин, әфлисун, грейпфрут, лимон … Әйе, безнең өчен тансык, ят булган җимешләр анда матурлык өчен үсәләр. Без барганда әфлисуннар әле өлгереп җитмәгән иде. Ә инжирның, гранатның нәкъ өлгергән чагына туры килдек. Әстерхан чикләвеген дә җыялар иде инде. Гаҗәеп татлы манго белән сыйландык. Агачыннан өзеп кенә алынган җимешләр аерым бер тәмле була икән.
Ә чәчәкләр! Мин аларга сокланып, хозурланып туя алмадым. Гөлчәчәкләрнең (роза) ниндиләре генә юк. Кая карама азалия куаклары ал чәчкә атып утыралар. Тәлинкә хәтле цинияләр… Чәчәкләр җирдә дә, матур-матур чүлмәкләрдә һәм вазаларда да үсә. Бездәге сыман кара туфрак түгел бит әле анда, ә сары-кызыл балчык. Шунда да бу тиклем гүзәллекне үстереп булыр икән. Газонда – ямь-яшел чирәм өстендә кешеләр ял итеп яталар, чәй эчәләр.
Җир тетрәү куркынычы булгангадыр, өйләр анда нигездә ике-өч катлы гына. Бер йортта дистәдән артык фатир. Биналар субайлар өстендә утыра. Һәр йорт янында җиләк-җимеш һәм чәчәк бакчасы. Шунда яшәүчеләр анда ял итә. Кодагыйларыбыз Шираз читендәрәк үз йортлары белән яшиләр. Ә безне шәһәр уртасындагы дүрт бүлмәле фатирга урнаштырдылар. Заманча, матур фатирларда җиһазлар аз, бернинди артык әйбер юк, әмма һәркайсында кондиционер. Бөтен җирдә калын, затлы келәмнәр. Иран бит келәмнәре белән дан тота. Бик кызу булганлыктан, монда күп вакыт идәндә йоклыйлар.
Урамнар, ишегаллары бик чиста. Анда чүп-чарны кәгазен, пластигын, ашамлык калдыкларын аерып җыялар. Һәр йортның ишегалдында зур яшел савытлар тора. Аны чүп савыты дип уйламассың да. Иртәләрен махсус машина чүпләрне җыеп йөри. Йорттан берәр кеше чыгып, әлеге яшел савытның биген ачып, “төрле сорт” чүп-чарны шул машинага тапшыра. Моның өчен аңа акча да түләп китәләр.
Аракы эчү һәм тәмәке тарту –хәрәм
–Нәфисә Рифкатовна, халыкның тормыш хәле, гореф-гадәтләре нинди соң?
– Иран нигездә үзенең табигый байлыклары хисабына яши. Ул нефть запаслары буенча дөньяда бишенче, газ буенча икенче урында тора. Нефть сәнәгате биредә бик алга киткән. Илдә һәр кешегә социаль яклау – пенсияләр, төрле пособиеләр – гарантияләнә. Белем алу, медицина хезмәте бушлай. Бу шактый ябык ил. Читтән товар кертмиләр диярлек. Чит ил машиналарын да әллә нигә бер генә очратасың. Ә болай автомобильләр бик күп. Анда бит бензин безнең акчага күчергәндә 7 сум гына тора.
Илдә яшәүчеләрнең күпчелеген фарсылар (61%) тәшкил итә. Аннан соң әзербәйҗаннар (16%), курдлар (10%) һәм башка милләт кешеләре. Рәсми тел – фарсы теле. Ислам биредә – дәүләт дине. Һәм бу күпчелек гореф-гадәтләрне, халыкның яшәү рәвешен дә билгели.
–Бу кешеләрнең киенү рәвешендә дә чагыладыр?
–Ир-атларның киемнәре Европача –чалбар, пиджак, төрле төстәге күлмәкләр. Эссе булса да, шорты кигән ир-атны күрмәссең. Хатын-кызлар арасында да Европача киенүчеләр бар. Әмма гүзәл затлар нигездә чалбар, озын җиңле туника (озын кофта) кия. Өлкән яшьтәге ханымнар бөркәнчек (чадор) тә ябынган. Киемнәрдә күбесенчә караңгы төсмерләр – куе зәңгәр, куе көрән төсләр өстенлек итә. Һәм, ничек кенә киенмәсен, һәрбер хатын-кыз башына яулык бөркәнгән. Биредә кызлар һәм малайлар аерым укыйлар. Бер җаен чыгарып, мин якындагы кызлар мәктәбенә дә барып килдем. Биредә укучылар да, укытучылар да чалбар һәм ак блузка кигән. Чадор да бөркәнгәннәр. Үзем озак еллар шул фәнне укытканга, кызыксынып укучыларның биология дәреслеген дә алып карадым. Темаларның бирелеше бездәгечә икән.
–Сезгә бу илдә иң ошаганы ни булды? Гыйбрәтләнер, үрнәк алыр нәрсәләр бармы?
–Биредә мин инглиз телен белмәвемә чын-чынлап үкендем. Монда инглизчә сөйләшүчеләр бик күп. Яшьләр бу телне әйбәт белә, балаларга мәктәптә аны ныклап торып өйрәтәләр. Фарсы телен белмәсәк тә, инглизчә мондагылар белән рәхәтләнеп аралаша, кирәгебезне сораша алган булыр идек. Ә болай кода-кодачалар белән дә кызыбыз һәм киявебез тәрҗемәсе аша гына аралаштык. Бүген безнең балаларга, яшьләргә инглиз телен бик әйбәтләп өйрәнергә кирәк.
Күңелгә иң хуш килгәне – Иранда исерткеч эчү, тәмәке тарту дигән нәрсә юк. Бу гамәлләр анда хәрәм санала. Алар сатуда да юк дәрәҗәсендә икән. Туйга барган бер туганыбыз бик кирәксенгәч, тәмәкене аңа зур авырлык белән генә таптылар. “Алкоголь” дигән сүздән үк куркыналар, “зиндан, хәрәм!” диләр. Анда әшәкелек юк, сүгенү юк, хатын-кызны рәнҗетү юк. Балаларны да орышмыйлар, ипләп-җайлап кына тәрбиялиләр. Кешеләр бер-берсенә “туганым”, “энем”, “сеңелем” дип кенә эндәшәләр. Элек биредә җинаять кылган өчен халык алдында суктыру, җәза бирү алымнары кулланыла торган булган. Хәзер болар юк, билгеле. Әмма каракларга, үтерүчеләргә карата җәмәгатьчелекнең нәфрәте бик көчле. “Бездә җинаятьчелек бик түбән, ә наркоманлык бөтенләй юк”,–ди иранлылар үзләре.
Гаиләне тәэмин итү ир-ат өстендә
–Иран кухнясы да үзенчәлекледер, мөгаен. Халык ничек туклана?
–Анда дөге ризыклары өстенлек итә. Дөгене яшелчәләр ярдәмендә төрле төсләр кушып – кызыл, яшел, сары итеп тә әзерлиләр. Сыер ите, дуңгыз ите юк. Нигездә тавык һәм кәҗә итләре кулланыла. Шулпалы ашка да безнең кебек мөкиббән түгелләр. Без шулпаны бик тансыклагач әзерләгәннәр иде –аларда аш бик куе була икән. Чәй дә популяр түгел. Аны 12 яшькә кадәр балаларга бөтенләй эчермиләр. Күбесенчә чиста су һәм җимеш суы (анда ул ширбәт дип атала) эчәләр. Безне бик күп җиргә кунакка йөрттеләр. Кунак сыйлау тәртибе дә бездәгедән шактый үзгә. Башта кунакларга чәй, матур вазаларда җиләк-җимеш тараталар. Аннан соң идәндә табын корыла. Помидор, кишер, суган, кәбестә кебек яшелчәләрдән салат, аның янына мамык, җитен, зәйтүн майлары куела. Зур тәлинкәләр белән таралып пешкән дөге, гуляш чыгарыла. Биредә татлы ризыкларга зур әһәмият бирәләр. Әлбә, хәлвә, дөгеле, йөземле, башка күп төрле десертлар әзерлиләр. Бездәге кебек ипи юк, табынга кәгазь кебек юка ләвәш бирелә. Салатларны шуңа төреп ашыйлар.
Шуны да әйтим, иранлылар төз буй-сынлылар, чибәрләр. Киявебезнең 94 яшьлек дәү әтисе әле егетләр кебек, йөгереп кенә йөри, кечкенә генә бизнесы да бар.
–Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынына карап әлеге дәүләт хакында фикер йөртергә була. Нәфисә ханым, ә Иранда гүзәл затларның язмышы ничек?
–Иран хатыннары бәхетле, дисәм, һич арттыру булмас. Нигездә хатын-кызлар монда эшләмиләр. Дөрес, дәүләт хезмәтендәгеләр дә бар. Әйтик, кодабызның бер энесенең хатыны прокуратурада, икенчесенеке полициядә җитәкче урыннарда эшлиләр. Әмма күбесе өйдә утыра. Туташ һәм ханымнар үз-үзләрен бик карыйлар, бизәнеп-төзәнеп йөриләр. Гаиләне, хатынын һәм балаларын матди яктан тәэмин итү анда тулысынча ир-ат өстендә. Ирләрен эшкә озаткач хатыннар дуслары-ахирәтләре белән очрашып, җыелышып бию кичәләре оештырып (“Клон” фильмындагы кебек), кибетләрдә йөреп, кем әйтмешли, ирләре эшләгән акчаны туздырып көн үткәрәләр. Күпхатынлылык тыелмый, әмма бер дә хупланмый. Андый гаиләләрне бер дә очратмадык. Игътибар итеп күзәтеп тордым: гаилә белән хатын-кыз идарә итә, аның сүзе өстен кала.
–Инде туйларның ничек үтүе хакында да сөйләсәгез иде.
–Туй анда өч көн бара. Беренче көн – никах туе, анда аз кеше, иң-иң якыннар гына була. Икенче – хна туе. Биредә иң якын туганнар, нәселдәге барлык кызлар җыела. Анысында йөзләп кеше катнашты. Хна туе бадәм (миндаль) бакчасында уза. Ул гирляндалар белән бизәлгән, музыка яңгырап тора. Шуны искәртим: анда барлык мәҗлесләрдә, шулай ук туйда да, хатын-кызлар һәм ирләр аерым күңел ача. Хна туенда хатын-кызлар карнавалдагы кебек ялтыравыклы озын күлмәкләр, ә кәләш кызыл күлмәк кия. Өченче көнне анар (гранат) бакчасында узучы туйда 300 дән артык кеше иде. Монысында бездәгечә – кәләштә ак күлмәк белән фата, кияүдә кара костюм-чалбар. Яшьләргә нигездә алтын әйберләр бүләк итәләр.
–Нәфисә Рифкатовна, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә. Ләйсән белән Мөштабага гаилә бәхете, сәламәтлек, хезмәтләрендә яңа уңышлар насыйп булсын.