Быел әлеге дата сәламәт туклану, кешеләрнең кулланучылар буларак хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләренә багышлана. Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе кулланучыларны сәламәт туклануга күбрәк әһәмият бирергә чакыра. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай төбәк органы һәм Роспотребнадзорның район бүлеге бу уңайдан 2-15 март көннәрендә төрле чаралар үткәрә. Белгечләр базарларда кизү тора, кулланучылар хокуклары буенча өйрәтү семинарлары үткәрә, урыннарга чыгып халыкны кабул итү, консультация өстәлләре һәм ашамлык товарларын дегустацияләүне оештыра.
Әгәр сезнең үзегезгә хезмәт күрсәтүгә яисә товарларның сыйфатына дәгъваларыгыз бар икән, кулланучылар хокукларын яклау буенча белгеч-эксперт Вера Макаровага мөрәҗәгать итегез (аның офисы санэпидстанция бинасында) итегез яисә 21-0-95 телефоны буенча шылтыратыгыз.