Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бари Илалетдин улы Гыйльмиевнең бүген олы юбилее – аңа 90 яшь тула
2015 елның 25 марты, чәршәмбе
–Миңа югары уку йортлары тәмамларга туры килмәде. Максим Горький әйткәнчә, минем университетларым – тормыш үзе,–дигән иде Бари ага бер сөйләшеп утырганда. –Мин агроном да, зоотехник та булдым, ветеринар белемнәрен һәм күнекмәләрен дә үзләштердем. Шулай да үземнең төп профессиям журналист дип саныйм. Бөтен барлыгым белән бирелеп, яратып эшләдем мин газетада.
Яшьлеге утлы сугыш елларына туры килә Бари Гыйльмиевның. 1943 елның гыйнварында унсигез яше дә тулмаган килеш армиягә алына ул. Ерак Маньчжуриядә илебезнең Көнчыгыш чикләрен саклыйлар алар. Аргун елгасының бер ягында безнең гаскәрләр, икенче якта –японнар. Яшь солдатлар сугыш һөнәренә өйрәнә, һәрдаим тулы сугышчан әзерлектә торалар. Биредә ике елдан артык хезмәт итә Бари ага, пулеметчы, снайпер була. Бәхеткә язмыш аны айый, сугышлардан ул яраларсыз чыга.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 1950 елга кадәр Бари Гыйльмиев Иркутскида авиамеханик һөнәре үзләштерә һәм Румыниядә, Кавказда катлаулы чит ил самолетларына хезмәт күрсәтә, бик күп хәрби очышларда була.
Армиядән демобилизацияләнгәч, Казандагы авиация заводында эшләргә дә бик чакыралар аны. Әмма фронтовик егет туган якны сайлый. Районыбызның ВЛКСМ райкомында бүлек мөдире, КПСС райкомында инструктор, район газетасында җаваплы секретарь һәм редактор, "Актай" совхозында эшчеләр комитеты рәисе, партоешма секретаре, район кулланучылар җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе булып эшли. Кайда авыр, катлаулы – шунда җибәрәләр аны. Кайда гына эшләсә дә, эленке-салынкылыкны белми, үзе дә алны-ялны белми хезмәт итә, башкалардан да шуны таләп итә.
Принципиаль, туры сүзле Бари Гыйльмиев теләсә кайсы ситуациядә гаделлек ягына баса. Кемнең-кем булуына карамастан дөреслеккә хезмәт итүне үзенең намус эше саный ул. 16 ел район газетасында эшләве дәверендә күпләр аның тәнкыйть утына эләгә, биниһая райондашлар аның ярдәмен тоя.
Горур, үз принципларына тугры, кыю һәм тәвәккәл Бари ага бай рухлы, шигъри күңелле кеше дә. Аның йөгерек матур тел белән язылган бик күп шигырьләре газетабызда да басылып чыкты.
Игелекле, матур гамәлләр белән тулы озын гомер юлында Бари Илаловичка язмышның ачы сынауларын да байтак татырга туры килде. Өрлектәй ике улының япь-яшь килеш гомерләре өзелде, узган елның көзендә исә 63 ел бер җан булып яшәгән җәмәгате Наилә апаны соңгы юлга озаттык.
Әмма Бари Илалович һәрчак үзендә язмышның кырыс җилләренә каршы торырлык көч таба, тормышның һәр мизгеленә сөенеп яши белә. "Авырлыкларны җиңәргә каян көч аласыз?"–дип соравыбызга ул: "Хезмәттән,–дип җавап бирде. –Гомер буе эштән аерылмадым, авыр физик хезмәттән ләззәт, күңелемә ял алдым".
Юбилеегыз белән Сезне, хөрмәтле Бари Илалович! Сәламәтлек һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгыз һәм оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәп, әле күп туган көннәрегезне һәм Җиңү бәйрәмнәрен каршы алырга насыйп булсын!
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
28.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 27 апрельдә 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 апрель
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз