Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Үзешчәннәр генә димәссең
2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Бу сөйләшүгә утыз еллап вакыт узган инде. Әмма, сәхнәдә тигез рәт булып тезелеп баскан укытучыларны күрдем исә, әнием йөргән хорны, аның көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегелгән, алдына бант куелган бертөрле кофта кигән коллегаларын искә төшерәм. Әйе, бүген инде киемнәр дә бүтән, башкаручылар да алышынган, репертуары да. Ә менә хорның җитәкчесе һаман бер кеше – Фирдания Хәбибуллина.
Базарлы Матак мәктәбенең отчет концерты шушы хор башкаруында патриотик җырлар белән башланды. Һәм җиңү яулаган, балачакны күрмичә завод-фабрикаларда, басу-кырларда хезмәт куйган буынга рәхмәт хисе белән сугарылган иде бу концерт.
Концерт программасы бик уйлап эшләнгән: татарча чыгышларны рус телендәгеләре, шаян номерларны дулкынландыргыч моңсулары алыштырды. Әйтик, юмористик жанр остасы Татьяна Балакирева һәм аның коллегалары башкаруында "Әбинең йокысы килмәгәндә" дигән сәхнә күренеше тамашачыны күз яшьләре чыкканчы көлдерде. Ә Илнур Фәйзуллин, Миләүшә Фәттахова һәм аның уллары Нияз, Марат уйнаган "Ага сулар" пьесасыннан өзек (Туфан Миңнуллин әсәре), киресенчә, уйланырга мәҗбүр итте.
Эльмира Монадыеваның "Ана турында баллада"- ны башкаруы һич көтелмәгән сюрприз булды. Чөнки ул беренче тапкыр үзе генә чыгыш ясады. Һәм дебюты искиткеч булды! Ә Валентина Желтухинаның чыгышын тамашачылар түземсезлек белән көтеп алдылар. Ул шигырьләрне шундый итеп сөйли, зал тын да алмыйча тыңлап утыра!
Үзешчән сәнгатьтә күп еллар катнашкан осталарны тамашачы бер дә онытмый. Рәзилә Хатыйпова белән Лилия Садыйкованы да алкышлар белән каршы алдылар, чыгышларын яратып карадылар. Концертны катлаулы вальс биюе дә бизәде: сәхнәгә чыгарга җөрьәт иткән Фәнис Сәгыйров, Максим Муштаков, Мидхәт Хәсәнов, Илнур Фәйзуллин батыр ир-егетләр икән. Сергей Платонов җитәкләгән ирләр ансамбле дә алкышларга күмелде. Соң, шулай булмыйча, ир-егетләр сәхнәгә бик сирәк чыга бит. Ә бәлки, аларга мәктәп директоры Луиза Абдрахманованың катнашуы да батырлык өстәгәндер: ул сәхнәдән шигырь сөйләгәнне тыңлавы рәхәт, сөйләм культурасы, сәнгатьле уку үрнәге күрсәтә укытучы. Кыскасы, һәр чыгыш үзенчә кызыклы, педагогларның барысына да: "Сез – иң осталар!" дип әйтәсе килә.
Сүземне йомгаклап берничә фикеремне җиткерәсем килә. Үзешчәннәргә бәя биргәндә жюри чыгышлардагы үзенчәлекне, традицияләргә тугрылыкны, бездә яшәүче башка халыклар мәдәниятларына мөрәҗәгать итүне исәпкә алсын иде. Район башкарма комитеты концертында без Белова Ксения белән Сивенкова Татьянадан чуаш җырларын көткән идек, булмады. Ә бит һәр концертны бизәрлек итеп җырлыйлар алар. Район хастаханәсе өчен чыгыш ясаучы Рухшона Гафурованың таҗик биюен дә бик яратып калдык. Бәлки, телевизордан да туйдыра башлаган инглиз җырлары, ирланд биюе урынына керәшен татарлары биюен, мишәрләрнең гореф-гадәтләрен чагылдыручы күренешләрне, безгә таныш һәм якын чуаш җырларын карасак, тыңласак, яхшырак булмас иде микән? Үз халкының гореф-гадәтләренә тугрылык удмурт әбиләренә Евровидениедә икенче урын алырга ярдәм итте бит...
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз