Протоиерей Андрей Зиньков өчен бу көн шулай ук күңелле мәшәкатьләр белән үткән. Ул иртәдән район хастаханәсендә дәваланучылар янында булып, аларга сәламәтлек теләп дога кылган. Аннары Салман балалар приютына барган, сабыйларны күчтәнәчләр белән сөендергән. Шуннан Юхмачыга юл тотып, андагы чиркәүдә гыйбадәт кылган, өлкәннәр интернат-йортында яшәүчеләр белән сөйләшеп, аларга да күчтәнәчләр өләшкән.
Чуаш Борнаенда Андрей Николаевичны авыл эшчәннәре, фермерлар көтеп алган. Ул аларга хәерле яз-җәйләр, мул уңышлар теләп дога кылган. Авыллардан кайткач, рухани Базарлы Матактагы күп балалы гаиләләрдә булып, бүләкләр өләшкән. Аннары район эчке эшләр бүлегендә булып, анда вакытлыча тотылучы кешеләр белән очрашып, аларга вәгазь укыган, азык-төлек калдырган.