Пособиеләр вакытында түләнәчәк

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
“Турыдан-туры түләүләр” проекты кысаларында пособиеләрне эш бирүче түгел, ә социаль иминият фондының төбәк бүлекчәсе күчерә башлый. Акча турыдан-туры  хезмәткәрнең банктагы исәп-хисап счетына күчә яисә почта аша җибәрелә. Бала көткән, бала белән декретта утырган вакыт өчен каралган вакытлыча хезмәткә яраксызлык чоры өчен пособие, эш урынында имгәнү аркасында өстәмә алынган ял өчен акчалар шул рәвешле күчерелә башлый. Әлеге проектның төп максаты – эшләүче гражданнарны, алар эшли торган оешманың матди хәленә карамастан, гарантияле дәүләт пособиеләре белән тәэмин итү. Пособие күләме, аларны исәпләү үзгәрешсез кала. Ә менә социаль иминият фонды белән эш бирүче, хезмәткәр арасындагы бәйләнеш төрле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International