Мирсәет Сөнгатуллин һәм аның улы Алмаз башкаруындагы татар халык җырларыннан төзелгән яңа альбом чыкты

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Мирсәет Сөнгатуллин  татар халык җырларын аеруча осталык белән башкара. Милләтебезнең бәһасез хәзинәсе булган җырларны табу, эшкәртү һәм саклап калуга ул күп көчен һәм тырышлыгын куя. Аның халык җырларыннан төзелгән берничә дискы дөнья күргән иде инде.

Әле яңарак кына якташ җырчыбызның улы Алмаз белән берлектә яздырган беренче альбомы чыкты. Алмаз Сөнгатуллин Мәскәүдә консерватория тәмамлады, хәзер аспирантурада белемен күтәрә. Бер үк вакытта ул Мәскәүдә опера театрында да эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International