Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районы Балалар иҗат йортының актлар залында "Гаилә талантлары салават күпере" исемле республика фестиваль-конкурсының район этабы узды
2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Мәдәният хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйгедә районыбызның 16 гаиләсе җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкта көч сынашты.
Сәхнәдә үз концерт программаларын тәкъдим иткән гаилә ансамбльләренең чыгышларын жюри әгъзалары сәхнәгә осталыгы, сәнгатьлелек, сәхнә костюмы критерийлары буенча бәяләде. Катнашучыларның бәйгегә ныклы әзерлек белән килүләре күз алдында иде. Концертта бер генә артык номер да булмады. Чыгышлар мәгънәлелеге, төрлелеге белән аерылып торды. Үргәгардан Илгиз һәм Рәйсә Кыямовлар, әйтик, шигырь дә сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр, өздереп биеделәр дә. Чуаш Борнаеннан Борисовлар Христосның туган көненә багышлап театральләштерелгән күренеш әзерләгәннәр. Иске Матактан бертуган Калмыковлар гитара, мандолина, балалайкада уйнап күрсәтте.
Юхмачыдан Ләйлә Гыйльфанова үзенең дүрт сабые белән "Җыр керсен күңелләргә" җырын башкарды. Икенче номер итеп аның кызы Алинә "Ак каеннар" җыры белән залны яңгыратты. Әлеге гаиләнең чыгышлары тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да күңелләренә ятышлы булды. Ләйлә ханым иптәше Рифкать белән ике малай үстерүдән тыш, яннарына тагын дүртне тәрбиягә алганнар. Бусы үзе генә дә ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Алар бәйгенең төп җиңүчеләре дип табылды.
Икенче урында Югары Кәчидән Миндрюковлар, Каргадан Зиннәтуллиннар гаиләләре. Өченче урын Базарлы Матактан Ибраһимовлар, Демидовкадан Туровлар гаиләләренә бирелде.
Конкурста, гаилә ансамбльләреннән тыш, декоратив-кулланма эшләнмәләр бәйгесе дә булды. Анда Түбән Биктимердән Фәсаховлар, Иске Тахталадан Яковлевлар, Иске Матактан Калмыковлар гаиләләре башкарган эшләргә тиңнәр булмады. Фәсаховлар пластик шешәләрдән кош сыннары, макароннан хатын-кыз туфлие, ваза ясаганнар. Яковлевлар агачны яндырып рәсемнәр ясаганнар, курчаклар чиккәннәр. Калмыковлар да бик оста итеп картиналар чиккәннәр иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җиңүчеләрнең һәммәсенә җылы тәбрикләү сүзләрен юллап, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды, аларга киләчәктә дә гаилә учакларын сүндермичә, үрнәк булып
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз