Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бәйрәмгә әлкилеләрнең олысы да, кечесе дә әзерләнә
2015 елның 17 апреле, җомга
"Түгәрәк өстәл" барышында әйтелгән фикерләрнең кайберләре белән сезне дә таныштырабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап, үткән берничә елда һәм бу көннәрдә эшләнгәннәр турында да кыскача гына әйтеп үтәбез. Чөнки аларда укучы балалардан алып, оешма-предприятиеләр коллективлары, җитәкчеләргә кадәр катнашты һәм үз өлешен кертте бит.
ФАИЗ ШАКИРОВ. Һәр авыл җирлегендә ветераннар оешмалары эшләп килә. Зур бәйрәмгә әзерләнүдә алар бик актив катнашалар. Оешмаларыбыз җирле хакимият органнары, мәктәпләр, авыл активы белән һәрчак элемтәдә. Иң мөһиме – сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең бүген ничек яшәп ятуыннан, нәрсәгә мохтаҗ булуларыннан хәбәрдар алар һәм бу турыда тиешле урынга җиткереп торалар. Оешмаларның район советы, ягъни без дә әзерлек эш-мәшәкатьләре белән мәшгуль. Һәр көнне диярлек советка берничә ветеран берәр гозер белән килмичә калмый. Без инде ничек тә булышырга тырышабыз.
РӘХИЛӘ ХӘБИБУЛЛИНА.
Юбилейны олылап үткәрү чыгымнар да сорый бит. Районда Җиңү фонды оештырылу бик күп мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм булды. Барлык коллективлар, аерым кешеләр, эшмәкәрләр әлеге фондка бер көнлек хезмәт хакын яисә ниндидер суммада акча күчерделәр. Һәм фондта 400 мең сумнан артык акча тупланды. Аның бер генә тиенен дә әрәм итмичә файдаланабыз. Өч якташыбыз – сугышта катнашкан Лев Миндрюков, Әсәдулла Хисмәтов, Габделбари Фәсахов турында альбом-китаплар эшләттек. Исән-сау ветераннарыбыз фоторәсемнәрен кулланып плакат-баннерлар ясатып алдык. Шулай итеп 123 мең сумга якын акча тоттык. Әле менә юбилей тантанасын әзерләргә кирәк. Фондка акчасын керткән һәр райондашыбызга рәхмәт.
ФАИЗ ШАКИРОВ.
Районда яшәүче сугыш ветераннарына истәлек медальләрен тапшыруны район үзәгендә тантаналы итеп оештырдык. 23 февральдә Базарлы Матак мәктәбендә йөздән артык кешегә медальләр бирелде. Шунысы кызганыч, сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган өлкән буын вәкилләре көннән-көн азая. Шуңа да аларның һәрберсен кадерләп, хөрмәтләп өлгерәсе иде.
НУРАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекне моннан бер ел элек үк башлап җибәрдек. Һәр мәктәп бу эштә актив катнаша. Шул ук вакытта балаларны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләү җәһәтеннән дә бәяләп бетермәслек мөһим һәм кирәкле эш башкарыла.
Районда музей эше киң җәелдерелде. Хәзер инде белем бирү учреждениеләребездә 15 музей эшләп килә, һәр мәктәптә сугышчан дан почмаклары бар. Максатчан эзләнү эше алып бару нәтиҗәсендә аларда 5 меңнән артык документлар, төрле материаллар, предметлар тупланды. Һәм музейлар актив эшлиләр дә: бер мәктәп укучыларын икенче мәктәп музеен карарга алып бара, башкаларны үзенә чакыра. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә музейларның мөмкинлеген тулысынча файдаланырга тырышабыз.
Шунысы сөенечле: балаларны юбилей чараларында катнаштыру инде хәзер үк әйбәт нәтиҗәләр бирә. Алар өлкән буын белән бик теләп аралашалар, кушкан эшләргә җитди карыйлар, ветераннар белән очрашуларда актив катнашалар. Безнең ул-кызларыбызның дөньяга, тормышка, Ватаныбыз тарихына мөнәсәбәте тирәнәя, рухи яктан ныгый.
ЖУРНАЛИСТ
. Белүебезчә, соңгы елларда мәктәпләргә тимурчылар хәрәкәте әйләнеп кайта башлады бугай. Өлкәннәргә, ялгыз яшәүче әби-бабайларга төрле авыр эшләрдә булышу балаларда шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисләрен ныгытадыр…
НУРАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА. Мәктәпләрдә бүгенге көндә 90 волонтерлар отряды уңышлы эшләп килә. Алар ветераннарга төрлечә ярдәм итеп кенә калмыйлар, истәлекләрен дә язып алалар, бай материал туплыйлар. Шулай ук авыллардагы һәйкәлләр турында кайгырту да укучыларга йөкләнде.
Ә балалар иҗаты йорты каршында оешкан өлкән сыйныф укучылары советы "Ветеранны котла" дип аталган акция уздыра: балалар үз куллары белән ветераннарга открыткалар ясыйлар, аларны 7 майда ияләренә тапшырачаклар. Билгеле, район мәктәпләрендә оештырыла һәм үткәрелә торган барлык чаралар турында сөйләү мөмкин түгел. Әмма шунысын әйтим: аларның һәркайсын мәгънәле, олылар өчен дә, яшь буын өчен дә файдалы, нәтиҗәле итәргә тырыша район педагоглары. Һәм шуны да әйтеп үтим: мәгариф хезмәткәрләре Җиңү фондына 167 мең сум акча күчерделәр.
РӨСТӘМ БИЛАЛОВ.
Мәгариф турында сүз чыккач мин дә профсоюз эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат җиткерим. Җиңү бәйрәменә әзерлек белән бәйле күп кенә чараларны профсоюз оешмасы аша финанслыйбыз. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче өлкән коллегаларыбызга булышырга тырышабыз. Ветеран укытучылар арасында тыл хезмәтчәннәре дә аз түгел, алар безнең өчен дә бик кадерле. Юбилейларында котлап, кечкенә генә бүләк белән булса да сөендерергә тырышабыз. Күптән түгел 14 пенсионерыбызны Мари Эль республикасындагы шифаханәдә ял иттердек, юл чыгымнарын үз өстебезгә алдык. 1935 елдан соң туган, сугыш чорына балачаклары туры килгән өлкән коллегаларыбыз өчен бәйрәм әзерлибез, алар безнең тугыз дистәләп кеше, исемлекләр төзибез, бүләкләр әзерлибез. Кыскасы, профсоюз оешмасы шулай ук олуг юбилейны бәйрәм итүгә әзерләнә.
НУРАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА
. Күреп торабыз, юбилейга әзерлеккә бик күп кешеләр җәлеп ителгән, оешмалар, учреждениеләр коллективлары актив катнаша. Әмма, минемчә, авылларыбыз, хәтта район үзәге дә бәйрәмчә бизәлмәгән әле. Эш буенча республиканың төрле районнарында булабыз. Һәм күрәбез: һәр оешма бинасы, сәүдә үзәкләре һәм нокталары, һәр мәйдан, урам-тыкрык бәйрәм төсмере биреп торырлык итеп бизәлгән. Моны бездә дә эшләргә кирәктер.
ЖУРНАЛИСТ
. Мария Андреевна, сез районда алып барылган әзерлек эшләренә нинди бәя бирер идегез?
МАРИЯ ПЛАТОНОВА.
Тулаем алганда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә тырышып әзерләнәбез дип әйтә алам. Билгеле, бу әзерлек инде күптән, моннан берничә ел элек үк башланды. Муниципаль районнарга сугыш ветераннарының тормыш шартларын кайгырту йөкләнде. Бу эшкә учреждениеләр, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре җәлеп ителде. Алар исә сугыш кичергән буын турында чып-чын кайгыртучанлык күрсәтәләр. Һәрдаим аралашып, кирәк икән, булышып торалар. Әйтик, 8 кешенең өе ремонтланды, торак шартларын яхшыртуны сорап чиратта торучы сугышта катнашкан якташларыбыз бер дә юк.
ЖУРНАЛИСТ
. Өлкән буын өчен иң зур проблема сәламәтлек белән бәйле. Район табиблары сугыш ветераннарының сәламәтлеген даими тикшереп тора дип беләбез.
МАРИЯ ПЛАТОНОВА.
Табиблар ветераннарның өйләренә барып исәнлекләрен һәрьяклап тикшерделәр, тикшерү нәтиҗәләре буенча сәламәтлекләрен ныгытуның шәхси планы төзелде. Кирәк дип табылганда аларны Казандагы ветераннар госпителенә җибәреп дәваладылар. "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында ветераннар өчен район хастаханәсендә 5 махсус палата булдырылды, аларга ремонт ясалды.
ЖУРНАЛИСТ.
Якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары, батыр сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә дә күләмле эш башкарыла бит районда.
МАРИЯ ПЛАТОНОВА
. Бу җәһәттән бик мәгънәле һәм матур эшебез – тыл хезмәтчәннәренә багышлап район үзәгендә сквер төзүне мисал итеп китерер идем. Базарлы Матак урамнарына Советлар Союзы геройлары Крайнов, Филиппов, Афанасьев, Шаһвәлиев, Исхаков исемнәре бирелде, ә Юхмачыда Чулков урамы бар хәзер. Базарлы Матакта герой якташларыбыз хөрмәтенә яңа паркны 9 Май алдыннан ачарга планлаштырабыз. Ә Яңа Камка, Урта Биктимер, Татар Мулла, Татар Төгәлбәе авылларында обелисклар төзелде.
ЖУРНАЛИСТ.
Районның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да олы юбилейга багышлап концерт-кичәләр үткәреп торалар. Сез аларның күбесендә катнашасыз бит.
МАРИЯ ПЛАТОНОВА
. Район мәдәният учреждениеләрендә сугышчан дан көннәре, батырлык дәресләре үткәрелә, тематик концертлар куела, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен чакырып очрашулар үткәрелә. Ел буе "Сугышта өтелгән юллар" дип аталган үзешчән сәнгать конкурсы барды, 30 апрельдә аңа нәтиҗә ясау рәвешендә гала-концерт булачак. Гомумән, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр чыгышыннан башка бер генә бәйрәм дә үтми бездә. Әйтик, истәлек медальләре тапшыру тантаналары. Алар һәр авыл җирлегендә узды, 600 дән артык сугыш ветераны хәзер Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган дәүләт бүләге кавалеры булды.
"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү 9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек чараларын барлау, яңаларын тәкъдим итү максатыннан үткәрелде. Анда катнашкан һәркемгә рәхмәт.
Ә менә район социаль яклау бүлеге вәкилләре, бик чакырсак та, көтсәк тә, редакциягә килмәделәр, сөйләшүдә катнашмадылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз