Укучыбыз соравына җавапны Югары Колчурино авыл җирлеге советыннан алдык. Җирлек советы секретаре Надежда Льдинова әйтүенчә, бушап калган өй урыны хуҗалары белән әйбәтләп сөйләшкәннәр, бу мәйданны тәртипкә китерергә, чүп-чарны түгәргә кирәклеген аңлатканнар. “Гомумән, Вера Михайловнаның элекке күршеләре бик җаваплы кешеләр. Алар тиешленең барысын да эшләргә ышандыралар. Билгеле, чүпләрне яндырырга җыенмыйлар алар, бу турыда борчылмасын иде Вера Михайловна,–диде ул.
Шулай да һәркемгә мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә: елның иң җылы чоры янгын куркынычы югары булган вакыт та. Һәм янгын кайчак кипкән үлән, чыбык-чабык кебек чүп-чарны яндыру аркасында килеп чыга. Ут белән сак эш итәргә кирәк, юкса, төзәтеп булмаслык бәлага таруыбыз бар.