Әлки районы Иске Салман җирлегенә кергән авылларда тирә-якны чистарту буенча өченче тапкыр өмә үткәргәннәр инде

2015 елның 17 апреле, җомга
Бюджет оешмаларында, җирлек советында эшләүчеләр урамнарда, юл буйларындагы чүп-чарны җыеп алганнар. Тракторчылар Илнур Шәрәфетдинов, Ришат Хәбибуллин, Нәбиулла Насыйбуллин урамнарны тракторлар белән тигезләп чыканнар. Ә Сункишев Ринат белән Хәлиуллин Рафаэль Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәлн буяп, постаментын штукатурлаганнар. Шулай матураеп-чистарынып авыл җирлеге алда торган зур бәйрәмгә әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International