Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сабан туе көннәре билгеле
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
25 апрельдә – барыбыз да өмәгә
25 апрель бөтен ил күләмендә шимбә өмәсе дип игълан ителде.
Ул санитар чистарту икеайлыгы кысаларында үткәрелә. Һәр елны апрель азагында әйләнә-тирәне чистарту-төзекләндерү буенча өмә үткәрү – күптәннән килә торган күркәм традиция. Кардан арчылган урам һәм тыкрыкларда, елга буйларында, юл кырыйларында байтак чүп-чар килеп чыга. Күп авылларда инде өмәләрне үткәрә дә башладылар. Май бәйрәмнәренә кадәр авылларыбызны ялт иттереп чистартып куярга кирәк бит. Ә быел бәйрәмнәрнең аеруча зурысын – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Бу шимбәдә барыбыз да бердәм рәвештә өмәгә чыгып, яшәгән җиребезне чистартыйк, төзекләндерик, ямьләндерик!
Агачлар утыртыйк
24 апрельдә районыбызда "Урман утырту көне" үткәрелә.
Әйләнә-тирәне яшелләндерү, табигатьне саклау максатындагы әлеге акция республика күләмендә оештырыла. Бу көнне авылларда, парк һәм скверларда, урманнарда меңәрләгән төп ылыслы һәм яфраклы агачлар утыртылачак. Акциягә һәркем кушылсын, районыбызны яшелләндерүгә үз өлешен кертсен иде. Агач үсентеләрен урман хуҗалыгының Базарлы Матак участогында алырга була.
Бәйрәм алды бәйгесе
Авыллардагы һәйкәл һәм обелискларны төзекләндерү, тирә-юньнәрен ямьләндерү буенча район бәйгесе игълан ителде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы көннәр калды. Күп кенә авыл җирлекләре башкарма комитетлары үз территорияләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә куелган обелиск, һәйкәлләрне ремонтлап, тирәләрен төзекләндереп, матурайтып та куйдылар. Кайбер авылларда әлеге эш дәвам итә.
Муниципаль район башкарма комитеты иң төзек һәйкәл һәм обелискка конкурс игълан итте. Җиңүче авыл җирлекләре Диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Нәтиҗәләр 1 Май бәйрәме көннәрендә чыгарылачак.
Иң осталар чыгыш ясый
24 апрельдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган район фестиваленең гала-концерты була.
Анда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның иң уңышлы номерлары тәкъдим ителәчәк. Концерт балалар иҗат йортында уза. Рәхим итегез!
Депутатлар игътибарына
23 апрельдә муниципаль район советының чираттагы утырышы була.
Анда районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр турында, район бюджетына үзгәрешләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Утырыш "Колос" кинотеатрында була, сәгать 10 да башлана.
Май бәйрәмнәрендә – җиде көн ял
Май бәйрәмнәрендә татарстанлыларны җиде көн ял көтә.
Яз һәм хезмәт бәйрәме яллары дүрт көнгә (1,2,3,4 май) сузылачак. 1 Май – бәйрәм, 2,3 май – шимбә, якшәмбе яллары. 4 майга исә быел якшәмбегә туры килгән 4 гыйнвар ялы күчә. Җиңү бәйрәмендә өч көн (9,10,11 май) ял итәчәкбез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз