Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы язгы кыр эшләренә кереште

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Филиалның 310 гектар  сөрү җирләре бар. Шуның 53 гектарында уҗым бодае чәчелгән. Язын 200 гектарда сабан культуралары чәчәргә җыеналар. 65 гектар мәйданны чиста пар җире итеп калдырырга ниятлиләр.

Уку йортының чәчүлек орлыклары җитәрлек. Бүген орлыкларга инкрустация ясала. Үз акчаларына 4,5 тонна ягулык сатып алганнар. Ә ашламаны киләсе уңыш хисабына юнәткәннәр.

Филиалның өч тракторы, барлык тагылма агрегатлары төзек. Яңа гына алар тырмалауга  керештеләр. Язгы кыр эшләрендә көллиятнең  беренче һәм икенче курсларда укучы егет-кызлары да катнашачак.

Һава торышы мөмкинлек бирсә, уку йорты сабан эшләрен бер атна эчендә төгәлләргә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International