25 апрельдә – барыбыз да өмәгә

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Ул санитар чистарту икеайлыгы кысаларында үткәрелә. Һәр елны апрель азагында әйләнә-тирәне чистарту-төзекләндерү буенча өмә үткәрү – күптәннән  килә торган күркәм традиция. Кардан  арчылган урам һәм тыкрыкларда, елга буйларында, юл кырыйларында байтак чүп-чар килеп чыга. Күп авылларда инде  өмәләрне үткәрә дә башладылар. Май бәйрәмнәренә кадәр авылларыбызны ялт иттереп чистартып куярга кирәк бит. Ә быел бәйрәмнәрнең аеруча зурысын – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Бу шимбәдә барыбыз да бердәм рәвештә өмәгә чыгып, яшәгән җиребезне чистартыйк, төзекләндерик, ямьләндерик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International