Бүген Әлки муниципаль район советының утыз сигезенче утырышы булып үтте
2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Район советы утырышының көн тәртибенә унике мәсьәлә куелды. Конфессияләр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы, районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова доклад ясады. Көн тәртибендәге әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләрен Түбән Әлки мәдәният йорты мөдире Рәмзия Галәветдинова, Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова, П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин җиткерделәр.
РФ Эчке эшләр министрлыгы район бүлегенең 2014 ел эш нәтиҗәләре турында бүлек начальнигы Сергей Ерыганов чыгыш ясады. Аның чыгышы буенча фикер алышуда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафин, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурания Заһидуллина катнашты.
2014 ел район бюджетының үтәлешен район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин анализлады. Ә район контроль-счет палатасының узган елдагы эшчәнлеге хакында аның рәисе Андрей Агапов сөйләде.
Район советы утырышында район үзәк китапханәсе директоры Татьяна Петухова һәм Югары Әлки клубы мөдире Фәния Минһаҗева Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.