Әлки районында бәйрәм алды бәйгесе игълан ителде

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы көннәр калды. Күп кенә авыл җирлекләре башкарма комитетлары үз территорияләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә куелган обелиск, һәйкәлләрне ремонтлап, тирәләрен төзекләндереп, матурайтып та куйдылар. Кайбер авылларда әлеге эш дәвам итә.
Муниципаль район башкарма комитеты иң төзек һәйкәл һәм обелискка конкурс игълан итте. Җиңүче авыл җирлекләре Диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Нәтиҗәләр 1 Май бәйрәме көннәрендә чыгарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International