Әтиләргә юл хәвефсезлеге турында

2015 елның 24 апреле, җомга
ЮХИДИның район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә әнә шул хакта әңгәмә үткәрде. Ул "Һава торышы шоферның халәтенә нинди йогынты ясый" дигән лекция белән гимназиянең әтиләр советы киңәшмәсендә чыгыш ясады. Һаваның нинди булуына карап машина йөртүче үзен дөрес тоту кагыйдәләрен үзләштерергә тиеш, дип аңлатты районның баш автоинспекторы. Киңәшмәдә шулай ук  юлларда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү, аларны машинада махсус кәнәфидә генә йөртү хакында да сүз барды. Әлеге әңгәмә республикада игълан ителгән "Хәвефсезлек фаразы" социаль кампаниясе кысаларында үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International