Әлки районы Еряпкино авылына борылган юл чатында яңа обелиск төзелеп килә

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Элек бу авылдан сугышка киткәннәргә һәйкәл авыл уртасында урнашкан булган. Кызганыч, хәзер авыл үзе дә юк инде. Әмма Еряпкинодан чыккан, хәзер читтә яшәүче кешеләр авылдашлары истәлеген мәңгеләштерергә теләп, яңа обелиск төзүне тәкъдим иткәннәр, акча да җыйганнар. Бу изге эшкә “Хузангай” кооперативы, Чуаш Борнае авыл җирлеге советы да үз өлешен керткән. Обелискка сугышта катнашкан 60 тан артык еряпкинолының исеме язылган такта урнаштырылган. Обелиск Җиңү бәйрәменә кадәр төзелеп бетәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International