Татарстан мәктәпләре арасында оештырылган “IТ-чемпион” бәйгесендә берничә ел эчендә мәктәпнең өч укучысы – Алина Филиппова, Николай Хвостов, Данил Варламов – җиңүче булдылар. Алар барысы да ноутбуклар белән бүләкләнде. Быел исә мәктәп үзе бәйгедә җиңүче дип табылды.
–Безгә бүләк ителгән интерактив такта – мәктәбебездә дүртенче “замана җиһазы”,–ди уку йорты директоры Николай Хвостов. –Аны башлангыч сыйныф укытучылары файдаланачак.