Әлки районы басуларында эш кыза

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Тахтала” отрядында – өч, “Алпар”да ике самолет кырларга минераль ашлама кертүдә эшлиләр. Бер-ике көннән ашлама белән тукландыру эше тулысынча төгәлләнәчәк.

Районда хәзер 7 мең гектардан артык мәйданда уҗым һәм күпьеллык үлән басуларында дым каплатылган. Шулай ук 2600 гектар туңга сөрелгән җирдә тырмалау эшләре башкарылган. Дым каплату “Юхмачы”, “Әхмәт”, “Үргәгар”, “Хлебодаровка” отрядларында әйбәт оештырылган. Бүген бу эшне һәр җирдә тәүлек әйләнәсе башкару бурычы куела. “Хузангай”да уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде. Биредә дым каплату эшләре дә ахырына якынлаша.

Май бәйрәмнәрен игенчеләребез чәчүгә төшеп каршылар. Беренче булып җир куенына арпа, солы, борчак, аннан кукуруз салыныр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International