Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сүзем әтием турында
2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Әтием Гарәфетдин Галләм улы Вафин Иске Чаллы авылыннан, төпле, тырыш гаиләдә туып үскән. Сугыш башланганда аңа 18 яшь була. Тракторчылар курсларында укып йөргән, олы тормыш сукмагыннан беренче адымнарын гына атлаган чаклары. Әмма сугыш киләчәккә өмет-хыялларны җимереп ата: игенче булырга хыялланган авыл малаен фронтка алалар, трактор урынына танк йөртергә өйрәтеп, Беренче Белорусия фронтына җибәрәләр. Сугыш ахырына ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган маршал Семен Богданов командалык иткән шушы танк гаскәрләрендә әтием Берлинга кадәр барып җитә.
Әйтергә генә ансат, әмма ниләр генә кичерергә, ничә тапкыр ут астында калып, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә яшь солдатка. Өзлексез коелган авиабомбалар, шартлап ярылган снарядлар уты астында дошман танклары белән маңгайга маңгай терәп сугышу, Днепр, Днестр елгаларын кичү, башта үз илебезне, аннары бер-бер артлы Европа илләрен азат итү турындагы истәлекләрен әти безгә әллә ни җәелеп китми генә, өзек-өзек кенә сөйли иде. Шунысы исемдә әйбәт сакланган: сугыш беткәнче биш танк алыштыра ул, Берлинга алтынчысында барып керә. Хәтта тимердән коелган көчле техника да сафтан чыккан ул сугышларда кешеләр ничек чыдагандыр!
Әти дә өч тапкыр яралана. Һәм һәр очракта да дәваланып алуга кабат фронтка омтыла. Батыр сугышчы булган әтиебез, чөнки фронттан ул ике III дәрәҗә һәм бер II дәрәҗә Дан орденнары, Кызыл Йолдыз ордены, "За взятие Варшавы", "За взятие Праги", "За взятие Берлина" медальләре белән бүләкләнеп кайтты. Аның хәтта Польша Халык республикасы хөкүмәте тапшырган ордены да бар иде. Кызганыч, әтинең орден-медальләрен саклый белмәгәнбез. Әмма фоторәсемнәре бар, аларда ул акыллы, сабыр карашлы, ә күкрәгендә – сугышчан бүләкләре.
Вафиннар гаиләсеннән сугышка өч ир-атны алалар. Бабам Галләм Уралдагы заводларның берсендә корал ясый. Әтинең энесе Рафик та сугышта батырлыклар күрсәтә. Фашистларны үз өннәрендә дөмбәсләү белән тәмамланган сугыштан алар өчесе дә исән-сау әйләнеп кайталар. Дөрес, әти әле 2 ел Германиядә хезмәт итә, авылга гвардия өлкән сержанты булып 1947 елда гына әйләнеп кайта.
…Минем алдымда әтине бүләкләү турында боерыклар ята. Дулкынланып укыйм: "Чигенүче дошманны Варшавадан Лодзьга эзәрлекләгәндә, разведка төркеме белән хәрәкәт итеп, танкын чын осталарча йөртте. Аның танкы бер авариясез 150 м/сәгатьтән артык эшләде инде. 1944 елның гыйнварында Яктурув станциясе янында сугышларда ул танкында зур тизлектә сугыш кырына килеп,… артиллерия уты астында җимерелгән танкларны эвакуацияләүгә кереште.
1944 елның 27 июлендә иптәш Вафин Гарволин шәһәре янында сугышларда оста маневр ясап 5 фашистны һәм дошман танкын гусеница белән сытып юк итте, 5 ут ноктасын һәм 20 ләп гитлерчыны юк итте…"
Әнә бит, нинди батыр булган әтием!
Сугыштан соң ул агрономлыкка укыды, Иске Чаллы авыл советы рәисе, Карга, Бибай Чаллысында бүлекчә управляющие булып эшләде. Әмма гомере генә озын булмады: дәһшәтле сугыштан исән-имин кайткан батыр солдат 47 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды.
…Сугыш турында җырлар ишеткәндә, Җиңү көнен бәйрәм иткәндә күңелем тула, күз яшьләремне тыя алмыйм. Бу язмам аның рухына дога булып ирешсен иде.
Айсылу Садретдинова, Базарлы Матак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Район Мәдәният йортында чын талантлар бәйрәме узды
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы: янгын вакытында сәбәп, кагыйдәләр һәм гамәлләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз