Урманда талпаннар уянган

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстандагы 45 административ төбәкнең 26 сы вируслы талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы буенча имин түгел дип санала. Алар арасында безнең район да бар. Үткән елда урман бете кадалып, 40 кеше районның дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән (2 се 14 яшькәчә балалар).

23 апрельдән Татарстанда талпаннарның активлык сезоны башланды, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның республика идарәсе. Урман бете тешләп, табибларга мөрәҗәгать итүчеләр дә бар инде. Шуңа күрә урманга барганда озын җиңле һәм балаклы кием кияргә, баш һәм муенны капларга кирәк. Ике сәгать саен үзеңне тикшереп тору, бөҗәкләрне куркытучы чаралар – репеллентлар куллану да нәтиҗәле.

Инде урман бете тешләде икән, якындагы медицина учреждениесенә ашыгыгыз. Бары табиблар гына сезгә нинди ярдәм кирәген хәл итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International