Ундүрт яшьләрен җиткергән бер төркем Әлки районы үсмерләренә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды

2015 елның 4 мае, дүшәмбе
Бу вакыйга яшь әлкилеләрнең хәтерендә калсын өчен паспортларны тантаналы шартларда бирделәр. Егет-кызларны Федераль миграция хезмәте идарәсенең төбәк пункты начальнигы Наталья Фадеева, эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Сафина котладылар. Шулай итеп, тагын 13 яшь әлкиле Россия гражданины паспортына һәм шул уңайдан барлыкка килгән хокук-бурычларга ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International