Бу Россия почтасы игълан иткән “Якташларның рәхмәте. Кул җылысы” акциясе кысаларында эшләнә. “Ветераннарга өчпочмаклы хатлар өләшү – безнең өчен горурлык һәм зур дәрәҗә”,–ди район почта бүлеге житәкчесе Лидия Чуманова. Сугыш елларында өчпочмаклы хатлар тыл белән фронтны бәйләп торган, җиңүгә рухландырган бит. Әлеге хатларны фронт почтальоннары тормышларын куркыныч астына куеп булса да иясенә тапшырырга тырышканнар.
Өчпочмаклы хат-конверттан безнең ветераннар ел дәвамында файдалана ала. Илебезнең теләсә кайсы почмагына юлланган хат әлеге конвертта түләүсез барып җитәчәк.