"Авылыбыз һәйкәле янындагы чыршыларны кисеп ташласыннар иде"...

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Бу һәйкәл безнең һәлак булган әти-абыйларыбыз хөрмәтенә төзелде бит. Без аларның кайда  җирләнүен дә белмибез. Аларга машина да, фатир да бирелмәде. Авылыбыз һәйкәле безнең өчен якыннарыбыз белән бәйле изге урын, ул тирә-яктагы авыллар өчен дә уртак. Шушы чыршыларны гына кисеп ташласыннар иде."
 
Хатка имза куелмаган булса да, без аңа җавап эзләп Иске Матак авыл җирлеге  башлыгы  Георгий Нагорновка мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:
 
–  Җиңү бәйрәменә күптән әзерләнәбез. Шул исәптән һәйкәл тирәсен дә әйбәтләп җыештырдык, кирәк җирләрне буяп куйдык. Ямьләнеп, матураеп калды һәйкәл тирәсе. Чыршыларыбыз да бик матур. Әйе, аларга кошлар оя кора инде, әмма бит алар тиздән очып китәчәк. Ә чыршыларны кисүгә килгәндә, моны без генә хәл итә алмыйбыз, чөнки авылдашларның күпчелегенә ошый бит. Аларның да фикерен исәпкә алырга кирәк. Чираттагы җыенда халык белән киңәшләшербез. Әгәр кисәргә, дип карар кылсалар, моны көзгә эшләрбез. Агачны кисеп ташлау ансат, үстерүе авыр да, озак вакыт та сорый. Һәрхәлдә, бәйрәм үтми торып, бу эшне эшли алмыйбыз әле.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International